Статистика
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0
|
Главная » Архив материалов
19 апрель көнне безнең мәктәп укучылары Кукмара районы Зур Сәрдек мәктәбендә үткәрелгән экологик культура һәм әйлә-тирә мохитне саклау елына багышланган С.Сүнчәләй исемендәге регионара фәнни-гамәли конференциядә катнашты. Инглиз теле секциясендә Зиннатова Әдилә 3 урынга (җит. Галимзянова Г.Г.), тарих секциясендә Мазитова Алисә 2 урынга (җит.Хабирзянова Р.И.), татар теле секциясендә Халиуллина Нурсилә 3 урынга (җит.Зәйнәгыева З.Ф.), рус теле секциясендә Сабирова Әдилә Мактау кәгазенә (җит.Габделхакова М.Р.) лаек булдылар.
|
Бүген дәресләрдән соң "Китапка мәдхия" викторинасы үтте. 5 класс укучылары китапханәче Махмутова Г.М.ның сорауларына дөрес, тулы җаваплар биреп, актив катнаштылар. Соңыннан китап турында "Иң күп мәкаль белүче" билгеләнде.
|
Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атналыгы дәвам итә. 6 класс укучылары арасында "Син Тукайны беләсеңме?" КВН-викторина булып узды.(укытучы Ханнанов Р.Ф.)
|
Бүген 17 март көнне мәктәптә "Аҗаган-2013" уенының зона ярышы үтте. Ярышта 4 мәктәп катнашты.
I урынны Кызыл Мишә төп мәктәбе
II урынны шекше урта мәктәбе
III урынны Тимершык мәктәпләре яулады. Иштуган мәктәбе командасы актив катнашучы буларак билгеләнде. Катнашучыларга грамоталар тапшырылды.
|
16 апрель көнне мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында якташ шагыйрә Ильмира Гыймаева белән очрашу-кичә булды. Кичәдә шагыйрә үзенең шигырьләрен укыды, яраткан җырларын башкарды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар.
|
15 апрель Г.Тукайның үлеменә 100 ел тулу уңаеннан мәктәбебездә шагыйрьне искә алу сәгате үткәрелде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйнәгыева З.Ф. Тукайның соңгы көннәре һәм музейда сакланып калган дүрт шәхси әйбере турында сөйләде. Бүгенге көнгә багышлап республикада узучы чаралар планы белән таныштырды.
|
15 апрель көнне район балалар иҗат үзәгендә узган "Сәләтле балачак-өметле киләчәк" конкурсының "Вокаль ансамбль" номинациясендә Махмутова Гөлшат һәм Хайртдинова Гүзәл "Ак каен" татар халык җыры белән катнашып, 2 урынга лаек булдылар.(җит.Фаваризова Р.Т.)
|
Мәктәбебездә 15 апрельдән 23 апрельгә кадәр план нигезендә татар теле һәм әдәбияты атналыгы башланып китте.
|
8 апрельдән 13 апрельгә кадәр мәктәбебездә рус теле атналыгы булып үтте. Атна буе күп төрле конкурслар үткәрелде. Укучылар "Самый грамотный ученик", викторина по русскому языку, конкурс рисунков по литературным произведениям, конкурс стихов на русском языке, конкурс чтецов "Живая классика" һ.б. төрле конкурсларда катнаштылар. Атналыкка мәктәп линейкасында рус теле һәм әдәбияты укытучысы Габделхакова М.Р. грамоталар тапшыру белән йомгак ясады.
|
Яр Чаллы шәһәрендә узган "TALENTS" IV Республика фестиваль конкурсының II турына узган Хайртдинова Г., Махмутова Г. дуэты, 13 апрель көнне инглиз телендә "Alliluya" җырын башкарып, дипломга лаек булдылар. Аларның җырларын тагын да матуррак итү максатыннан биючеләр Гомәров И., Халиуллина Н.(9кл), Зәйнәгыева З., Галимов Д.лар(8 кл.) күп көч куйдылар. (җит. Фаваризова Р.Т.) Укучыларга алдагы конкурсларда да уңышлар телибез.
|
« 1 2 3 4 5 6 7 ... 47 48 »
|
Календарь
« Май 2024 » | Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|
| | |