Пятница, 26.04.2024, 04:25
Приветствую Вас Гость | RSS

Шикшинская средняя общеобразовательная школа

Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Профсоюз

                Бәйрәмегез белән, гүзәл затларыбыз!        
            Хөрмәтле хатын - кыз укытучылар, хезмәткәрләр! Сезне чын күңелебездән бәйрәмегез белән котлыйбыз! Яз кояшы кебек гел шулай көләч, ягымлы, киң күңелле булыгыз. Сез тормышның бөтен матурлыгы, гүзәллеге. Сезгә саулыкның ныгын, бәхетнең олысын, сабырлыкның чиксезен, мәхәббәтнең олысын телибез. Гаиләләрегездә һәрвакыт тынычлык, муллык, тигезлек булсын.
                            Киләчәгегез матур, күркәм булсын!
                           Очрамасын Сезгә киртәләр.
                           Шатлык, куанычлар гына алып килсен
                           Киләчәктә туар иртәләр!
           Иң изге теләкләр белән сезне хөрмәт итеп ир - егетләр.
                     Киңәшмәдә булдык.
   4 март көнне 2 нче гимназиядә профсоюзларның эшлекле киңәшмәсе үтте. Сафина М.Г. аттестациядәге яңалыклар белән таныштырды. Гүзәлова Г.М. бүгенгесе көндә борчыган проблемаларга тукталды, аларны чишү юлларын ачыклады. Хезмәт килешүенең 2011-2013 елларга раслануы да искә алынды.
                        Күңелле ял итәбез!
      4 март көнне мәктәбебезнең укытучылары, хезмәткәрләре , барысы да спортта үзен сынарга җыелды. Ике команда арасында җитезлектә, өлгерлектә ярышлар үткәрелде. Һәркем үз командасы өчен җан атып, бөтен көчен куеп уеннарда катнашты. Уеннар ахырында катнашучыларга истәлек бүләкләре таратылды. Менә шулай  күңелле ял  итәбез. Фотолар
               Бәйрәм белән ир - егетләр!
Хөрмәтле ир - егетләребез! Сезне чын күңелебездән 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз.Cезгә күңел түреннән чыккан иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Гел шулай көчле, киң күңелле, ярдәмчел булып калыгыз. Бәйрәм белән!    Открытка
                       Ярышларга әзерлек.
    Һәр пәнҗешәмбе көнне укытучылар, хезмәткәрләр өчен волейбол уеннары оештырыла. Теләүчеләр килеп ял итә, уенда катнаша. Шөгыльләнү район буенча үткәреләчәк ярышка да әзерлек булып тора. Фотолар
                             Яңа ел белән!
    Үзенең борчу мәшәкатьләре, шатлыклары белән иске ел үтеп китте. Бусагада Яңа 2011 нче ел. Хөрмәтле укытучыларыбыз, хезмәткәрләр! Сезне Яңа ел белән котлыйбыз. Сезгә саулык - сәламәтлек, озын гомер, эшегездә, тормышыгызда уңышлар телибез.
 
 
              Теләкләрнең телик изгесен!
     Сәрдә авылы клубында Сәрдә башлангыч мәктәбе хезмәткәре Сабирҗанова Рәсимә апаның 55 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан кичә үткәрелде. Рәсимә апаның хезмәттәшләре, укытучылар коллективы, укучылар, туганнары үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Профком рәисе Кашапова Г.З. озак еллар нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Мактау грамотасы тапшырды.

                       Озын булсын сезнең гомерегез
                       Тыныч булсын һәрчак күңелегез.
                       Бәхет чишмәләрегез мул аксын,
                       Зур шатлыклар белән таң атсын.
                       Озын бәхетле тормыш, ныклы сәламәтлек, шатлык телибез.  Фотолар
              
                    Һөнәри бәйрәмегез белән!
       Хөрмәтле хезмәттәшләрем! Сезне күңелдән чыккан иң изге хисләр белән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.Авыр, ләкин мактаулы эшегездә зур уңышлар, иҗадилык телим.
                  Сез дөньяга иң – иң җылы хисне-
                  Сөю хисен алып киләсез.
                  Янар вулкан кебек ташып торган
                  Олы хисләрегез белән Сез
                  Балаларга таулар күчерерлек
                  Дәрт, кодрәт – куәт бирәсез.  
 
                                   Котлыйбыз!
    31 ел гомерен бөтен барлыгы, күңеле һэм яшәеше белән яраткан эшенә, мәктәбенә, укучыларына, хезмәттәшләренә тугры калган, шул ук вакытта гаиләсенең тулы канлы тормышта яши алуын кайгырткан, ире өчен яхшы хатын, балалары өчен яраткан әни дә була белгән Гүзәлия Касыймовна быел гомер бәйрәмен билгеләп үтте.
                             Гүзәлия Касыймовна!
Сезне туган көнегез белән котлыйбыз! Сезгә саулык - сәламәтлек, озын гомер, гаиләгездә тынычлык, тигезлектә, балаларның игелеген күреп яшәргә язсын.
                          Матур теләк, шатлык хисе белән
                           Тәбриклибез туган көнеңдә.
                           Якын иптәш, өлкән остаз булып
                           Сез яшәрсез күңел түрендә.
 
                    Туган көнегез белән!
                       Ярты гомерем синдә үткәнгә,
                       Һич үкенмим минем мәктәбем.
                       Бары синдә таптым яшәвемнең,
                      Бөтен ямен, бөтен мәгънәсен.
     Әйе, әйтерсең лә бу шигырь юллары, 26 ел гомерен балаларга аң – белем, тәрбия бирүгә багышлаган укытучы, нечкә хисле шагыйрә һәм чын кеше Гарифуллина Гөлирә Равил кызына багышлана.          
     Хөрмәтле Гөлирә Равиловна! Сезне чын күңелебездән гомер бәйрәмегез, туган көнегез белән котлыйбыз.Сезгә саулыкның зурысын, бәхетнең олысын, гомернең озынын телибез. 
 
Поиск
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930

Copyright MyCorp © 2024
Сделать бесплатный сайт с uCoz