Меню сайта
Статистика
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
2010 - 2011 уку елына эш планы Китапханәнең бурычлары. Мәктәп китапханәсе уку-укыту процессының аерылгысыз бер өлеше булып тора. Грамоталылык, мөстәкыйльлек һәм культуралы булуны җәелдерү максатыннан китапханә үз алдына бурычлар куя: 1. Китапханә укыту-тәрбия бурычларына нигезләнә; уку процессына ярдәм күрсәтә. 2. Балаларда китапка, дөрес укуга карата мәхәббәт тәрбияләү, шулай ук китаптан гомер буе аерылгысыз булырга өндәү. 3. Укучыларның китапханәдән алган мәгълүматны укуда ярдәм һәм үзләре өчен кызыклы булуын китапханә тәэмин итәргә тиеш. Китапханәченең вазифалары: o директор белән берлектә база баету; o фән укытучылары белән программаны методик кулланмалар белән тәэмин итү; o китап пропагандалау.
ББК пропагандалау буенча эш. Укучыларны ББК белән таныштыру, китапханәне куллану тәртибе, фондның урнашуын аңлату, һ.б.
Тәрбияви эш. Укучыларны китапханәдә мөстәкыйль рәвештә мәгълүмат табу тәртибенә өйрәтү. Массакүләм һәм шәхси эш алымнары: *әңгәмә *диспут *Әдәби уеннар *укучылар конференциясе *викториналар үткәрү.
Информацион эш. -Уку-укыту процессын, укытучыларны информация белән тәэмин итү; -Укытучылар берлектә дәреслекләргә заказлар эшләү; -Предметлар буенча төрле күргәзмәләр оештыру; -Укучыларга рефератлар, иҗади эшләр башкарганды китаплар сайлау, тәкъдим итү; -Ата-аналар җыелышларында чыгыш ясау.
Белем күтәрү. -Үз белемеңне күтәрү буенча алдынгы тәҗрибәле китапханәчеләрнең эш алымнарын куллану. -Семинарларда, конкурсларда катнашу, индивидуаль консультацияләр алу. -Яңа информацион технологияләрне өйрәнү, эштә куллану. Дәреслекләр фонды белән эш. 1. Фән укытучылары белән берлектә, аларның таләпләрен исәпкә алып, заказлар төзү, раслату. 2. Кайтарылган дәреслекләрне эшкәртү: накладнойларны тутыру, суммар кенәгәгә язу, картотека ачу. 3. Дәреслекләрне вакытында укучыларга өләшү, алардан тапшырту. 4. Яңа дәреслекләр белән укучылар һәм укытучыларны таныштыру. 5. Искергәнәрне гамәлдән чыгару. 6. Китапларны сакчыл тотуны контрольгә алу. 7. Фондны дөрес урнаштыру.
Профориентация Китапханә эше укучыларга хезмәт, хокук һәм әхлак тәрбиясе, фәннең төрле тармакларын, һөнәр пропагандалауны күздә тотып оештырыла. Шул максаттан: -"Кая укырга барырга” күргәзмәсен яңартып, тулыландырып тору; -"Югалып баручы һөнәрләр” стенд эшләү.
X Төп документлар белән эш. - Мәктәп китапханәсе турында нигезләмә һәм китапханәдә эчке тәртип буенча кагыйдәләр. - Китапханә паспорты. - Еллык һәм айлык планнар. - Үткән уку елындагы эшкә анализ.
Китапханә активы белән эш. Укучы һәм укытучылар активыннан башка китапханәнең күпкырлы эшен уңышлы алып барып булмый. Шуның өчен: -Һәрбер класстан китапханә белән элемтәдә торучылар булдыру; -Педколлектив арасыннан актив туплау һәм китап укучыларга хезмәт күрсәткәндә, чаралар уздырганда аларга таянырга.
Педколлектив белән эш. Педколлективның ихтыяҗларын, яңа эш алымнарын исәпкә алып, методик почмакны тулыландырып, коллектив белән эшлекле элемтәдә тору-китапханәнең төп эшләреннән берсе. Методик җыелышларда, семинарларда класстантыш уку мәсьәләсен кую-китапханәченең бурычы.
План.
Китапханәче: /Махмутова Г.М./
|
Поиск
Календарь
Архив записей
Друзья сайта
| ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||