Пятница, 26.04.2024, 01:05
Приветствую Вас Гость | RSS

Шикшинская средняя общеобразовательная школа

Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Безнең яраткан язучыларыбыз.

Максат: укучыларны шагыйрьләр, аларның әсәрләре белән таныштыру, укуга   

            кызыксыну уяту, шигырьләренең үзенчәлекле якларын төшендерү, сәнгатьле

            сөйләм күнекмәләрен үстерү, кешеләргә файдап китерүгә омтылу хисләре 

            тәрбияләү.

Зал бәйрәмчә бизәлә. Стенага "Безнең яраткан язучыларыбыз” дигән плакат эленә. Катнашучыларның бер өлеше залда утыра. Сәхнәгә алып баручы чыга.

Алып баручы. Хәерле көн хөрмәтле дуслар! Балалар язучыларының иҗатына багышланган ток – шоуны башлыйбыз.  Гомерләрен балалар өчен әсәрләр язуга багышлаган язучыларыбыз бик күп. Бүген сезне шуларның кайберләре белән таныштырып китәрбез. Бирегә аларның иҗаты белән даими кызыксынып баручы укучыларыбыз җыелды.

Гөлия "Иң кызыклы китаплар авторы Шәүкәт Галиев” ,- ди. Сүзне аңарга бирәм.

           Гөлия. Минем иң яраткан язучым Шәүкәт Галиев. Ул балаларга адресланган берничә дистә китап авторы. Бу китапларда шагыйрь фантазиясе тудырган гаҗәеп дөнья – яңа теле ачылган нәниләрдән алып олы яшьтәге мәктәп балаларына чаклы булган кыз – малайларның күпкырлы һәм кызыклы тормышы тасвирлана. Шагыйрь фантазиясендә туган Шәвәли, Камырша, Котбетдиннәр безнең якын дусларыбызга әверелде. Миңа аның Шәвәлие бик ошый. Тыңлап карагыз әле. ("Мин” шигыре)

          Булат. Ә мин сезгә Шәүкәт абый Галиев сүзләренә язылган "Бииләр итек – читекләр” дигән җыр алып килдем. (Җыр башкарыла)

         Алып баручы. Язучы Ләбиб Лерон балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә иҗат итә. Ул – балалар өчен "Яңгырның ял көне”, "Транзистор үч ала”, "Тәгәрмәчле чана”, "Кояшны кочкан малай”, "Таһир маҗаралары”, зурлар өчен "Күрше тавыгы”, "Сине генә сөям” дигән китаплар авторы. Аның әсәрләре – шигырь, хикәя, юмореска, фельетон, әкият, пародия.

Инсаф аның иң кызыклы әсәре "Зөһрә кыз”,- ди. Сәхнәгә Инсафны чакырам. (Зөһрә кыз” хикәясе)

Ләбиб Лерон иҗатын нечкә лирика, рәхәт юмор, үткен сатира матурлый. Аның баланың үз – үзен тотышын, тәртибен тәнкыйтьли торган әсәрләре дә бар. Мәктәпнең "Күңелле сәхнә” түгәрәгенә йөрүче дусларыбыз безгә Ләбиб Леронның "Тишек хәтер” хикәясен сәхнәләштерде. Игътибар белән карагыз әле, сезнең арагызда да шул кыз кебекләр юкмы икән?. (Инсценировка "Тишек хәтер”)

Алып баручы. Бүгенге сөйләшүгә Динәне чакырам. Ул "Фәнис Яруллин иҗаты кешене битараф калдырмый”- ди. Әсәрнен идеясе әкият геройлары аша тамашачыга оста җиткерелә дип уйлый. Әйдәгез аны тыңлап карыйк әле.

 

Динә. Мин сезне балалар язучылары арасында иң киң таралганнарының берсе – Фәнис Яруллин иҗаты белән таныштырып китәм. Ул шагыйрь дә, прозаик та, драматург та, әкиятләр остасы һәм ялкынлы публицист та. Әкиятләре яки балалар өчен язылган поэмалары дисеңме – боларның һәркайсында олы фикер, саф әхлак һәм матурлыкка омтылу ята. Талантлы язучыга әкият жанрларын файдаланып, бик мөһим әхлак мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкин. Уен – көлке белән сугарылган әсәрләре күңелне күтәрә, көлдерә. Көлә белгән, үз кимчелекләренә юмор аша карый белгән кеше сәламәт була.

Алып баручы. Динәнең сүзенең дөреслеген исбатлау өчен сәхнәгә "Әмәк белән Шәмәк” әкияте геройларын чакырабыз. ("Әмәк белән Шәмәк” әкиятеннән өзек)

           Алып баручы. Сәхнәгә Әлфинәнене чакырам. Аның иң яраткан язучысы Роберт Миңнуллин икән. Әйдәгез, Әлфинәнең үзен тыңлыйк.

      

          Әлфинә. Татар әдәбиятында Роберт Миңнуллин әниләр турында иң күп әсәрләр язучы әдипләрнең берсе. Аның әниләр турында язган шигырьләренә көйләр дә язылган. Мин үзем җырларга яратканга аның җырлары белән кызыксынам, аларны өйрәнәм. "Әнкәмнең догалары” дигәнен сезнең игътибарга да тәкъдим итәм. (Җыр башкарыла)

 

Алып баручы. Ә менә Дания Рафис Корбан китапларын яратып укый икән. Сүзне аңарга бирәм.

Дания. Мин Рафис Корбан китапларын яратып укыйм. Ул иҗат юлының башыннан ук диярлек балалар шагыйре буларак таныла. Ул соңгы еллар балалар әдәбиятында уңышлы иҗат итүче шагыйрь, драматург, җыр текстлары авторы. Без бәйрәмнәрдә аның сүзләренә язылган җырларны яратып башкарабыз. Мин бүген бирегә үзем генә килмәдем. Без кызлар белән Р.Корбан сүзләренә язылган "Туган телем” дигән җыр алып килдек. (җыр башкарыла)

Балалар язучыларына багышланган  ток – шоу тәмам. Сау булыгыз!

 

 

Поиск
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930

Copyright MyCorp © 2024
Сделать бесплатный сайт с uCoz