Пятница, 19.04.2024, 05:16
Приветствую Вас Гость | RSS

Шикшинская средняя общеобразовательная школа

Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Һөнәр сайлаганда ялгышма

( Өлкән класс укучылары белән үткәрелгән тәрбия сәгате)

Максат: Укучыларга һөнәр сайлауда юнәлеш бирү, аларны һөнәр сайлауның җаваплы эш икәненә төшендерү; хезмәткә уңай караш, белем алуга омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау: "Татар халык мәкальләре”китабы, плакатлар.

Китапханәче:

Балачакны ташлап китәр чаклар

Сизелми дә килеп җитәчәк.

Балачаклар кире кайтмас

Алда юллар сезне көтәчәк.

Алда юллар – кайсын сайларга?

Төрле уйлар баштан үтәчәк.

Дөрес юллар сайлаганда гына

Көтәр сезне матур киләчәк.

Без яңа гасырда яшибез. XXI гасыр мәктәп тормышына да зур үзгәрешләр алып килде. Әлеге катлаулы үзгәрешләр укучыларда: "мәктәпне тәмамлагач кая барырга?  Укуны кайда дәвам итәргә? Нинди һөнәр сайларга?” дигән сораулар тудырды.

Гомерлек һөнәрне сайлау бик авыр эш. Бу хакта 14-15 яшьтән үк уйлана башларга вакыт.

Җир йөзенә кеше хезмәт итәргә килә. Хезмәт белән бәйле тормыштан ул үзенә ямь табып яши. Кешене кеше итүче дә, яшәвенә мәгънә бирүче дә хезмәт.

Һәркем үзенең күңеленә ошаган һөнәрне сайларга хокуклы. Ул үзенең сайлаган һөнәре белән халыкка хезмәт итә, яшәвен мәңгеләштерә.

Тормышта шактый кирәкле һөнәрләрнең (коммуналь хезмәткәр, сантехник) дәрәҗәсез булуы хакында фикер киң таралган. Экономист яки психолог, слесарь яки төзүчегә караганда, җәмгыять өчен кирәклерәк дип уйлый күрмәгез. Һөнәрнең дәрәҗәсе, әлбәттә игътибар үзәгендә булырга тиеш, тик беренче чиратта, сезнең мөмкинлекләрегез һәм кызыксынуларыгыз исәпкә алынганнан соң гына. "Модный” ләкин үзегез яратып башкармый торган һөнәр сезгә кирәкме икән? Тагын шунысы да бар, бүгенге көндә юрист, менеджер кебек белгечлекләргә эшкә урнашу елдан-ел авырлаша бара, техник белгечлеккә ия булганнарга, киресенчә сорау арта бара гына.

Профессияне без, кием сайлаган кебек, үзебезгә ошавын-ошамавын исәпкә алып сайлыйбыз. Һөнәр сайлаганда башкаларның нәрсә эшләгәненә игътибар ит, тик аларны кабатлама. Әйтик, синең белән бер үк төрле профессия сайлаган иптәшеңә игътибар ит – икегезнең кызыксынуларыгыз туры киләме?

Әгәр икегез ике төрле икән, тагын бер кат уйлан – бәлки, кайсыгыз да булса, һөнәр сайлаганда ялгышадыр?

Ә хәзер миңа  һөнәр сүзенең синонимнарын әйтегез әле. (белгечлек, эш, профессия, хезмәт, кәсеп һ.б.)

Бераз ял итеп, башларны эшләтеп алыйк. Телдән генә кроссворд чишәбез.

1. Күзе яхшы күрә, сәламәт, акыллы, түзем, тиз фикерли, компьютерны яхшы белә (программист)

2. Аралашучан, батыр, сабыр, күп укучы, матур сөйләшүче, күп йөрүче, табигатьнең бөтен авырлыгына түзә алучы (почтальон)

3. Таза, сәламәт, акыллы, батыр, биектән курыкмаучы кеше (очучы)

4. Иҗади, хыялый, күп күрә белүче, тырыш, сабыр, төсләрне аеручы, табигатьне һәм кешеләрне яратучы, эш коралы – пумала (рәссам).

5. Хезмәт ярата, игътибарлы, сабыр, төсләрне аеручы, юл билгеләрен яхшы белә, кешеләр белән тиз уртак тел таба (шофер)

6. Үсемлекләр үстерү өчен җанын-тәнен кызганмаучы хезмәт иясе, җәй көне басудан кайтмый (агроном).

7. Сызымны яхшы сыза, укый, планлаштыра, оста сөйли, ышандыра, үзен яклый, эшен күрсәтә, төрле проектлар эшли. (архитектор)

8. Урман-кыр белән бәйле һөнәр иясе (аучы)

9. Кибеттә эшли (сатучы)

10. Матур яза, балаларны ярата, әдәпле, күп белән, сабыр, таләпчән (укытучы)

11. Кәгазь – каләм белән бәйле һөнәр иясе. (язучы)

 

                        Анкета сорауларына җаваплар.

 

Нинди генә чорда яшәсәк тә, без намуслы хезмәт кешеләре булып көн итәргә тиешбез. "Тырышкан табар, ташка кадак кагар” дигән мәкаль һөнәр белгән һәр кешегә туры килә. Һөнәрегез булса, авырлыктан курыкмасагыз, эш яратсагыз, сез үзегезне иң бәхетле кеше дип саный аласыз.

Сез үз мөмкинлекләрегездән чыгып, әти-әниләрегезнең теләкләрен исәпкә алып, тормышта кирәкле һөнәрне сайларсыз дип ышанам. Уңышлар сезгә!



 

Үткәрде: Махмутова Г.М.,

                                                                                                                                                                                                            китапханәче

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Поиск
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930

Copyright MyCorp © 2024
Сделать бесплатный сайт с uCoz