Статистика
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0
|
Главная » Архив материалов
9 класс укучысы Ваесова Гөлдания (укытучысы Зайнагиева З.Ф.) Габдулла Тукайның тууына 127 ел тулуга багышланган Татарстан Республикасы укытучылары һәм укучыларының "Илһам чишмәсе" исемле III республика әдәби-иҗат бәйгесендә катнашып Дипломга лаек булды. Шигырьләре "Илһам чишмәсе" дигән җыентыкка кертелде. Котлыйбыз!
|
Мәктәбебезнең 7 класс укучысы Зиинәтова Әдилә (укытучысы Зайнагиева З.Ф.) татар теленнән "Всезнайка" республика олимпиадасында катнашып җиңүче исеменә лаек булды.
|
30 апрель көнне приказ һәм "Балаларны саклау айлыгы" планы нигезендә ТИН фәненнән укытучы Гатиятов Р.Р. 8 класста "Беренче медицина ярдәме күрсәтү" темасына ачык дәрес үткәрде. Мәктәп күләмендә янгын куркынычсызлыгы буенча эвакуация ясалды. Башлангыч класс укучылары арасында викторина, күңелле стартлар уеннары узды. Укучыларга алдагы бәйрәм көннәренә инструктажлар үткәрелде.
|
29 апрель көнне Балалар иҗат үзәгендә Район балалар думасының чираттагы утырышында мәктәбебездән укучылар катнашты. Һәрбер комитет җитәкчесенең отчеты тыңладылар. Укучылар 3 төркемгә бүленеп Бөек җиңүнең 68 еллыгына Ветераннарыбыз хөрмәтенә плакат ясадылар. Соңыннан Саба Район Балалар Думасының флеш-мобын барлыкка китерү уңаеннан һәр мәктәптән хәрәкәтләр тәкъдим ителде.
|
27 апрель көнне мәктәбебездә Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!" дигән темага әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.
|
22 апрель көнне Балалар иҗат үзәгендә "Сәләтле балачак-өметле киләчәк" конкурс-фестивалендә мәктәбебезнең "Сәйлән" бию ансамбле украин халык биюен башкарып, 1-4 класс укучылары арасында 2 урынга лаек булды. (җит. Фаваризова Р.Т.)
|
22 апрель көнне укытучы Назирова Д.А. 5-6 класс укучылары белән җир көненә багышланган класс сәгате үткәрде. Балалар җир көне тарихы һәм экологик проблемалар белән таныштылар. Экологик проблемаларны чишү юлларын эзләделәр, брейн-рингта актив катнаштылар.
|
22 апрель көнне 5-6 класс укучылары белән укытучы Галиева М.Р.парламент дәресе үткәрде. Дәүләт символларын искә төшерү, Татарстан гимны сүзләре белән танышу, төрле уеннар уйнау күңелле узды.
|
Бүген тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хабирзянова Р.И. 6 класста "Дәүләт символларын саклау-безнең бурыч" дип исемләнгән парламент дәресе үткәрде. Укучылар дәүләт символлары турындагы белемнәрен тулыландырып, рәсемнәр ясадылар. Дәрес Россия гимнын башкару белән тәмамланды.
|
Бүген 20 апрель көнне 7, 8 класс укучылары мәктәп территориясенең һәм мәктәп яны тәҗрибә участогының кардан арынган урыннарында өмә ясадылар. Җирне былтыргы яфраклардан арындырып тырмаладылар, себерделәр. Тиздән бу урыннарда ямь-яшел чирәм чыгачак.
|
« 1 2 3 4 5 6 ... 47 48 »
|
Календарь
« Апрель 2024 » | Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
|
| | |