Суббота, 20.04.2024, 16:23
Приветствую Вас Гость | RSS

Шикшинская средняя общеобразовательная школа

Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Главная » Архив материалов
Лагерьның икенче көне "Универсиада уен төрләре"темасына багышланды.Бу көнне балалар Универсиадада булачак уен төрләрен презентация һәм видеороликлар аша карап хәтерләрендә яңарттылар. Спорт төрләренә карата рәсем конкурсы узды. Спорт мәйданчыгында эстафета уеннары гөрләде. Укучыларның бер төркеме үзэшчән сәнгать белән шөгыльләнсә, икенчеләре табигатьтә туристлык серләренә төшенделәр.

Просмотров: 412 | Добавил: ШикшинскаяСОШ | Дата: 02.06.2013 | Комментарии (0)

Лагерьның беренче көне көндәлек линейкадан, балаларны барлау һәм инструктаж үткәрүдән башланды. Балаларны яклау көне уңаеннан Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм лагерь тәрбиячеләре күңелле Сабантуй оештырдылар.  Чүлмәк вату, капчык киеп, кашыкка йомырка салып йөгерү, кашык белән су ташу, эстафета уеннарында барлык укучылар катнашып, бүләкләр алдылар. Көндезге аштан соң универсиада тарихы белән танытылар, презентация, видео карадылар, тәрбиячеләрнең  чыгышларын тыңладылар.
Балаларны яклау көненә багышлап асфальтта һәм кәгазьгә рәсем ясадылар.
Просмотров: 393 | Добавил: ШикшинскаяСОШ | Дата: 01.06.2013 | Комментарии (0)

Рус теле һәм инглиз теленнән Россия күләм "Олимпус" фән олимпиадасында катнашкан укучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр почта аша килде.
Просмотров: 361 | Добавил: ШикшинскаяСОШ | Дата: 01.06.2013 | Комментарии (0)

1 июнь көнне 6 (кл. җит.Галиева М.Р.) һәм 8( кл.җит. Хабирзянова Р.И.)класс укучылары катнашында Балаларны халыкара яклау көненә багышланган класс сәгате үтте. Укучылар бу көннең килеп чыгу тарихы һәм символлары белән таныштылар. Бала хокуклары конвенциясенең пунктларын искә төшереп үттеләр.
Просмотров: 1074 | Добавил: ШикшинскаяСОШ | Дата: 01.06.2013 | Комментарии (0)

27 май көнне Казан шәһәре Балалар иҗаты үзәге "Балалар академия"сендә Республикакүләм "Всезнайка" олимпиадасында җиңүчеләрне котлау булды. 7 класс укучысы Зиннатова Әдилә (җитәкчесе Зәйнәгыева З.Ф.) җиңүче дипломы һәм истәлекле бүләккә лаек булды.
 
Просмотров: 344 | Добавил: ШикшинскаяСОШ | Дата: 27.05.2013 | Комментарии (0)

25 май көнне мәктәбебезнең биш 11 класс укучысы өчен "Соңгы звонок" яңгырады. Башлангыч мәктәпне тәмамлаучы 4 класс укучылары, 9 һәм 11 класс укучылары укучыларга хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен шигырь  юллары, матур җырлар һәм чәчәк букетлары белән җиткерделәр.
Просмотров: 431 | Добавил: ШикшинскаяСОШ | Дата: 25.05.2013 | Комментарии (0)

16 май көнне Пионерия туган көненә багышлап үткәрелгән слетта мәктәптән варислар хәрәкәте алдынгылары катнашты. Алар төрле уеннарда, җырлы-биюләрдә актив катнашып, күңелле ял итеп кайттылар.
Просмотров: 385 | Добавил: ШикшинскаяСОШ | Дата: 17.05.2013 | Комментарии (0)

Мәктәп яны тәҗрибә участогында кызу эш чоры. Башлангыч класс укучылары да үзләренә билгеләнгән участокта тырышып эшлиләр.
Просмотров: 560 | Добавил: ШикшинскаяСОШ | Дата: 17.05.2013 | Комментарии (0)

Татарстан Республикасы күләмендә игълан ителгән бердәм Универсиада көне уңаеннан, бүген 15 май көнне барлык классларда Универсиада дәресләре үтте.
Просмотров: 372 | Добавил: ШикшинскаяСОШ | Дата: 15.05.2013 | Комментарии (0)

Җиңү көне иң зур бәйрәм бит ул,
Дүрт күз белән зарыгып көткән көн.
Күпме кайгы, югалтулар аша
Илгә шатлык алып килгән көн.
Җиңү көне җиргә килгән саен,
Яфрак ярган саен бөреләр.
Яу кырында калган ир-егетләр
Күңелләрдә кабат терелә.
Авылыбыз уртасындагы билгесез солдат һәйкәле янында сугыш ветеранарын хөрмәтләү һәм һәлак булганнарны искә алу митингы булды.
Просмотров: 627 | Добавил: ШикшинскаяСОШ | Дата: 08.05.2013 | Комментарии (0)

« 1 2 3 4 5 ... 47 48 »
Поиск
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930

Copyright MyCorp © 2024
Сделать бесплатный сайт с uCoz