Статистика
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0
|
Главная » Архив материалов
29 нчы март көнне 9 класс укучысы Сабирова Адилә (җитәкчесе Габдулхакова М.Р.) һәм 11 класс укучысы Фазылова Флүзә (җитәкчесе Галимзянова Г.Г.) Чаллы шәһәренең 76 нчы гимназиясендә "Актуальные вопросы языковой компетентности в условиях полилингвизма" дигән темага үткәрелгән фәнни конференциядә уңышлы гына чыгыш ясап сертификатка ия булдылар.
|
29 март көнне Шәмәрдән лицеенда узган волейбол ярышында мәктәпнең укытучылар командасы катнашты.
|
Каникуллар файдалы һәм күңелле уза. График буенча бүген, ягъни 29 мартта укучыларыбыз "Нарат" боз сараенда булып, үзләренең сәламәтлекләрен тагы бер кат ныгытып, рәхәтләнеп тимераякта шуып кайттылар.
|
Бүген, 28 нче март көнне,6 нчы класс укучысы Сафина Айсинә (җитәкчесе Габдулхакова М.Р.) балалар иҗат үзәгендә "Живая классика" конкурсының муниципаль этабында катнашып уңышлы гына чыгыш ясады һәм Дипломга ия булды.
|
27 нче март көнне Шәмәрдән лицее базасында безнең мәктәп егетләре һәм кызлары флорбол ярышында катнаштылар. Кызлар командасы өченче урынга лаек булды. Командаларга грамота һәм акчалата бүләк тапшырылды. Аларны чын күңелдән котлыйбыз!
|
25-26 март көннәрендә 9, 11 класс укучылары рус теле һәм математика фәннәреннән пробный ГИА һәм ЕГЭ да катнаштылар.
|
23 март көнне мәктәптә Нәрүз бәйрәме узды. Укучылар үзләре пешергән төрле тәм-томны, кул эшләрен ярминкәдә сату иттеләр. Бәйрәмгә килгән авыл халкы, укучылар кайнар коймак, карга боткасы белән сыйландылар. Нәүрүзгә кунак булып Нәрүзбикә һәм Кыш бабай килде, сәхнәдә концерт гөрләде. Укучылар күтәренке кәеф белән язгы каникулга киттеләр.
|
22 нче март көнне Казан шәһәренең 140 нчы гимназиясендә "Практика и тенденции социального партнерства в системе Школа- СПО-ВУЗ" темасына булып үткән фәнни конференциядә 11 класс укучысы Галимов Ранис (җитәкчесе Габдулхакова М.Р.) уңышлы гына чыгыш ясап сертификатка ия булды.
|
22 март көнне мәктәптә әти-әниләр җыелышы үтте. Башлангыч класс укытучысы Гибадуллина Р.Х. "Баланың сәләтен ничек ачарга һәм үстерергә?" темасына чыгыш ясады. III чирек нәтиҗәләре белән укыту эшләре буенча директор урынбасары Гарифуллина Г.Р. таныштырды. Ел буе эшләгән түгәрәкләр эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, укучылар "Балачак иле" дип аталган концерт программасы куйдылар.
|
20 мартта Менделеевск шәһәрендә узган I Бөтенроссия "Пастернак укулары" фәнни конференциясендә 10 класс укучысы Рамазанова Гөлсирин катнашып, 2 дәрәҗә Дипломга лаек булды (җитәкчесе Гарифуллина Г.Р.).
|
« 1 2 ... 5 6 7 8 9 ... 47 48 »
|
Календарь
« Май 2024 » | Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|
| | |