Пятница, 29.03.2024, 18:06
Приветствую Вас Гость | RSS

Шикшинская средняя общеобразовательная школа

Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Главная » Архив материалов
Җиңүнең 65 еллыгын каршылап укучылар сугыш елларында язылган һәм сугыш темасына багышланган элеккеге җырларны өйрәнделәр. Бәйгедә "Бухенвальдский набат" җырын оста башкарган 7 нче класс укучылары җиңеп чыкты.
Просмотров: 581 | Добавил: ШикшинскаяСОШ | Дата: 27.02.2010 | Комментарии (0)

26 нчы февраль көнне 3 нче класс укучылары гаиләләре белән шугалакка килде. Тимераякта шуу, төрле ярышлар, уеннар бик күңелле булды. Таралышканда һәр баланың, әти-әнинең йөзендә елмаю һәм канәгатьлек хисләре балкыды.
Просмотров: 533 | Добавил: ШикшинскаяСОШ | Дата: 26.02.2010 | Комментарии (0)

25 нче февраль 5 - 6 нчы класслар арасында "Туган тел" көне уңаеннан "Тапкырлар һәм зирәкләр" бәйгесе үткәрелде. "Дуслык" һәм "ИСЛАНГАИР" командалары көч сынашты.
Просмотров: 1752 | Добавил: ШикшинскаяСОШ | Дата: 25.02.2010 | Комментарии (0)

18 февральдә мөгаллимнәр арасында һөнәри үсешне билгеләүдә әһәмиятле чараларның берсе - "Ел укытучысы - 2010" бәйгесе үтте. Альбина Кәримованың конкурска тәкъдим ителгән эшләре уңай бәяләнеп, финалда катнашу хокукы алды һәм хезмәттәшләре алдында кабат имтихан тотты. Үз хезмәте белән укучыларга ана телебезнең бөеклеген аңлатуны төп бурычы итеп куйган Альбина Илфаровна заманча технологияләр аша, фәнни һәм иҗадый яктан гармония бердәмлегенә ирешү осталыгын раслады. "Мастер - класс" та укытучы шәхесенең асылы да, аның сабый күңеле өчен могҗизалар тудыру сәләтенә ия булуы, яңа заман мәктәбенең проекты да чагылыш тапты.
Альбина Илфаровна "Иҗадый эшләүче укытучы" булып танылды. Алга таба да аңа зур уңышлар теләп калабыз.
Просмотров: 543 | Добавил: ШикшинскаяСОШ | Дата: 18.02.2010 | Комментарии (0)

13 февральдә Гашыйклар көне үткәрелде. Хәзерге вакытта төрле уку йортларында укучы студентларыбыз да катнашты. Алар үзләренең уку йортлары турында сөйләделәр, киңәшләрен бирделәр.
   "Сердәш" почтасындагы хатлар укылды. Ахырдан иң кызыгы, "Син минеке - мин синеке "тапшыруы үткәрелде. Үзенең акыллы киңәшләрен астролог Рушания Хисамова җиткерде. Тапшыруның төп герое КГТУның 3 нче курс студенты Айнур Яхин булды. Ул чын мәгънәсендә үзен кызларны гашыйк иттерә алучы егет итеп күрсәтте.  Аның мәхәббәте өчен 4 кыз - Нурсинә, Дания, Ильвира, Флүзә көрәште. Кызлар үзләренең уңганлыкларын, булганлыкларын күрсәттеләр. Кызлар арасыннан Айнур үзенә 10 нчы класс укучысы Дания Хөсәенованы сайлады. Аларга бәйрәм истәлеге итеп сувенирлар һәм мәктәп шугалагына "юллама" бирелде.
Просмотров: 533 | Добавил: ШикшинскаяСОШ | Дата: 13.02.2010 | Комментарии (0)

   
5 ноябрь көнне районда "Ел сыйныф җитәкчесе - 2009" бәйгесенең финал туры үтте. Безнең мәктәптән башлангыч классларда 20 ел сыйныф җитәкчесе булып эшләгән Ханнанова Алсу Сәүбәновна катнашты. Алсу Сәүбәновна заманча адымнар белән һәрчак алга баручы тәҗрибәле остаз, балалар күңеленә ачкыч табып, укучыларны сүз белән генә түгел, ә үзенең шәхси үрнәгендә тәрбияләүне төп максат итеп куйган ихтирамлы мөгаллимә буларак танытты.
Просмотров: 513 | Добавил: ШикшинскаяСОШ | Дата: 05.11.2009 | Комментарии (0)

18 нче апрель көнне Балалар иҗат үзәгендә 3 - 4 нче сыйныфлар арасында иң иҗади, сәләтле, белемле укучыларны барлау максатыннан "Минем укучым - минем горурлыгым" район бәйгесенең йомгаклау туры булды. Анда безнең мәктәптән  4 нче сыйныф укучысы Зәйнәгыева Зәлинә (укытучысы Зиннәтова Э.Ш.) уңышлы чыгыш ясап, "Иң сәләтле укучы" исеменә лаек булды.
Просмотров: 497 | Добавил: ШикшинскаяСОШ | Дата: 18.04.2009 | Комментарии (0)

14 февраль көнне Саба мәдәният йортында "Ел укытучысы - 2009" бәйгесенең финал туры үткәрелде. Безнең мәктәптән башлангыч сыйныфлар укытучысы Зиннәтова Э.Ш. уңышлы чыгыш ясады һәм үзенең тырыш, иҗади эзләнүчән укытучы икәнлеген тагын бер кат раслады.
Просмотров: 516 | Добавил: ШикшинскаяСОШ | Дата: 14.02.2009 | Комментарии (0)

« 1 2 ... 46 47 48
Поиск
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031

Copyright MyCorp © 2024
Сделать бесплатный сайт с uCoz