Пятница, 19.04.2024, 15:17
Приветствую Вас Гость | RSS

Шикшинская средняя общеобразовательная школа

Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Мәктәп тарихы

      Мәктәп тарихы 1934-1985 еллар агышында.

Кеше үзенең үткәнен, ата-бабасын гына түгел, авылның тарихын да яхшы белергә тиеш. Авылыбызның Шекше исеме килеп чыгышын да өлкәннәр төрлечә аңлаталар.                            

Авыл урнашкан тау итәгендә элек тоташ куаклыклар, чикләвеклекләр булган. Аларга исә урман ялганып киткән. Хәзер авыл өстендә аварга торган  урманнар юк инде. Аны революциягә кадәр лашманчылар кисеп юл салган. Әмма урманга ышыкланып яшәгән авылның исеме сакланып калган, ягъни Шекше "ышыклану” сүзеннән үзгәрә-үзгәрә килеп чыккан.   

Шекшегә якын гына, терәлеп диярлек Алан-Елга авылы урнашкан. Бу авыл халкының борынгы бабалары куе урман эчендә яшәгәннәр, аларга ерткыч җәнлекләр,еланнар һич тынгы бирмәгән. Шуңа күрә күп кенә кешеләр уртасыннан елга ага торган зур гына бер аланга төшеп урнашканнар һәм авылны Алан-Елга дип атаганнар. Аның халык телендә Яңа Шекше дигән икенче исеме дә бар. Бу ике авыл халкы бер авыл халкы кебек дус, тату яшиләр.

Бу төбәктә борынгы заманнардан ук тырыш, булдыклы кешеләр яшәгән. Шулай ук халкы гомер –гомергә аң-белемгә омтылган.

Бөек Октябрь революциясенә кадәр авылның мәчетенә якын гына Иштуган юлы өстендә, елга буенда (хәзерге Гайнанов Сәетләр бакчасы кырыенда) кечкенә генә дүрт тәрәзәле йорт була. Бу мәдрәсә. Мәдрәсәнең бернинди дә җиһазлары булмаган. Каршыда- кара такта, өстәл янына хәлфә өчен бер урындык куелган. Шәкертләр өчен идәнгә эскәмияләр тезелгән була. Бу мәдрәсәдә дин сабагы укытылган. Беренче сыйныфлар "Әлпи”(алфавит) өйрәнгән, икенче сыйныф "Раббанә” догасы ятлый башлаган. Барысы да хор белән өйрәтелгән. Мәдрәсә утын белән тәэмин ителмәгәнлектән, шәкертләр һәр көнне бер-ике агач утын кыстырып килергә тиеш булганнар.

         Кайбер хәлфәләр хисапка да өйрәткәннәр. Ир балаларга язарга да рөхсәт ителгэн. Ул вакытта дәфтәр – карандаш булмаганлыктан, кечкенә кара графит такталарга карандаш сыман графит белән язганнар. Хәлфә канаттан эшләнгән ручкасын шәмәхә карага манып язган.

Кызлар исә абыстай өендә укыганнар. Догалар ятлаганнар. Язуга өйрәтелмәгәннәр.

Бөек Октябрь революциясеннән соң мәдрәсәдә уку – укыту методлары үзгәртелә. Ир-егет укытучыларны мөгаллим, хатын-кыз укытучыны мөгаллимә дип йөртә башлыйлар. Мәдрәсәгә парталар сатып алына, дәфтәр–каләмнәр күренә башлый.

Ә Алан–Елга авылы мәдрәсәсе хәзерге Гәрәев Рафаэльләр йорты янындарак урнашкан була. Мәдрәсәдә Яхин Габдрахман (мулла малае), аның хатыны Тәкмилә абыстай, Салихҗан муллалар белем бирәләр.

Гатиятов Рәшитләр янында Шекше Мәчете урнашкан була. Мәчет тирәсендә наратлар(берсе хәзер дә үсеп утыра), юкәләр утыртыла. Мәчет революциядән соң эшли, манарасы 30 нчы елларда киселә. Мәчетнең соңгы мулласы-Насыйр Әхмәтҗанов була. Репрессия елларында ул сөргенгә озатыла. Мулла малае булуы аркасында күп җәбер-золымнар күргән Әсгать абый Насыйров озак еллар Шекше мәктәбендә эшләде.

Ә Алан-Елгада бер мәчет, бер мәхәллә, ике мулла була. Беренчесе – Зарифҗанов Салихҗан, ә икенчесе- Гаффаров Ногман мулла. Мәчет 1927 нче елларга кадәр эшли, аннан аны мәктәп итеп үзгәртәләр. 1930 нчы елларда манарасы киселә һәм клуб хезмәтен үти башлый. Мәчет ябылгач та дини йолалар үтәлә (намаз укудан башка). Салихҗан мулла Сталин төрмәләренә эләкми, ул авылда 85 яшендә 1960 нчы елда вафат була. Ә Ногман мулланы 1936 нчы елны алып китәләр. Бераздан Рабига абыстайны да төрмәгә ябалар. Шушы кулга алынулардан соң алар хәбәрсез югала.

1923 нче елдан бу авылларда советча укыта башлыйлар.

"Габдулла Тукайның "Туган тел” шигырен иң беренче без өйрәндек,”- ди 86 яшьлек Мөгәллимә әби Гыйбадуллина һәм ялгышмыйча сөйләп күрсәтә, оныкларына да өйрәтә. Шекшедә Югары урамда, хәзерге Гыйльми апалар йорты тирәсендәрәк, Кәрим бай йортын мәктәп итеп файдаланганнар (арурак тормышлы, оста Кәрим сөргенгә сөрелгән була).

Ә 1926 нчы елда Гыймай йорты (соңгы елларда авыл советы бинасы , китапханә иде) белән мәчет (Гатиятов Рәшитләр йорты янында) мәктәп итеп җиһазландырыла. Яхин Габдрахман үз гомеренең соңгы көннәренә кадәр мөгаллимлек итә. Авылда беренче хатын-кыз укытучы Хәмидуллина Җәүхәр була.

Алан--Елгада башлангыч мәктәп хәзерге Миңнегали  Шәймәрдановлар йорты урынына 1927-1928 елларда салынган була.

Бу мәктәптә 1958 нче елга кадәр башлангыч белем бирелә. Соңгы елларда монда Мөбәрәкова Мәнзүмә, Анна, Сара апалар укыта. 1957 нче елда Саба кызы Сабирҗанова Сания мөдир булып килә. Ул беренче тапкыр укучыларны мәктәп формасы белән тәэмин итүгә үзенең бөтен көчен куя. Үзе үрнәген тегеп алып килә, ата-аналарга күрсәтә, материалын алып кайтып бирә. Шул рәвешле мәктәпкә укучы формасы керә.

Алан-Елга башлангыч мәктәбе 1958 нче елда бетерелә, укучылар беренче класска  Шекше мәктәбенә йөри башлыйлар. Алан-Елга башлангыч мәктәбендә белем алган укучыларның күбесе югары белем алдылар:Хәмидуллиннар, Фәйзрахмановлар җаваплы урыннарда эшлиләр. Хәзер Шекше урта мәктәбендә математика дәресләрен алып баручы Нотфуллина (Шәрипова) Гүзәлия Алан-Елга башлангыч мәктәбенең соңгы укучыларыннан берсе .

1932-1933 нче елларда Шекшедә Мишә елгасы буена бик матур урынга мәктәп салына башлый. Төзү бригадасы җитәкчесе балта остасы Мостафин Зариф була. Мәктәп төзүдә өч авыл халкы да катнаша. Мәктәп агачтан салына, күп эш атлар ярдәмендә башкарыла. Хатын-кызлар да мәктәп төзелешендә эшлиләр. Мәктәп 1934 нче елда ачыла. Мәктәп ачу тантанасына ул елларда "Якты тормыш” колхозы рәисе булып эшләгән Мингалим абый Гыйбадуллин һәм аның хатыны Мөгаллимә апа да чакырыла, аларга бүләкләр тапшырыла. Мәктәпнең беренче директоры Биктаһиров Нурислам була. Ул  сугышка кадәр эшли һәм сугыш башлануның беренче көннәреннән үк фронтка китә. Аның урынына завуч вазифаларын башкаручы Мәүлетов Габдрахман кала. Соңыннан директорлык эше Шәмәрдәннән килгән Антонина Сергеевага тапшырыла.

Сугышка кадәр тирә-якта Шекше мәктәбе кебек зур мәктәпләр булмый. Шуңа 11-12 авылдан: Шәмәрдән, Сабабаш, Килдебәк, Явлаштау, Мишәбаш, Эзмә, Пүкәл, Өтернәс, Олыяз һ.б. авыллардан килеп укыганнар.

Башка авыл укучылары ат белән килеп йөргәннәр. Мәктәп янында һәр көнне 10-15 ат торган. Аларны карау өчен аерым кеше куелган.

Авылда буш торган Галләм, Хөснетдин, Мәүли өйләре общежитие итеп файдаланыла. . Мәктәпкә 5 дуңгыз, 1 ат, 1 сыер бирелә. Терлекләрне укучылар чиратлап карыйлар. Барлык балалар көнгә 1 мәртәбә кайнар аш белән тәэмин ителәләр. Хезмәт укытучысы авылның Галим абзый Мөхәммәдиев /Шәрифҗан Галимовның әтисе/ була. Ул дәресләрне үз мастерскоенда үткәрә. Соңрак улы Шәрифҗан да Шекше мәктәбендә хезмәт дәресләре укыта.

Мәктәп югары һәм урта белемле укытучылар белән тәэмин ителә.

Раков Абдулла, Ракова Нәсимә, Шәмсетдинов, Байкиев Талип, Никитин, Зәйтүнә апа һ.б. лар укыта.

Көз көннәрендә Иштуган урманы кырыена төзелгән "Нариман” совхозының куяннарына юкә миллеге әзерләү, шалкан алу, бәрәңге, кишер казу кебек эшләрдә укучылар актив катнаша.

Классларда укучылар саны күп булган. Мәсәлән, 1937 елда 5 нче класс дүртәү була, һәр класста укучы саны 30 дан ким булмый. Ераклардан йөреп уку авыр булгандыр билгеле, ярты елдан соң күбесе укуны ташларга мәҗбүр була.

1928-1938 елларда уку-укыту латинча алып барыла. 1938 нче елда рус алфавитына күчәләр, бу вакытта мәктәп яңа укытучылар белән тулыландырыла. Раков Салих, Ракова Рабига, Зифа апа, Шәмсетдинов, Никитин һ.б. укытучылар балаларга белем бирәләр.

1934-35 нче уку елында беренче чыгарылыш була. Дүртәр параллель класс, 100 дән артык укучы тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлый.

Мәктәпләрдә укытучылар җитмәү сәбәпле, күп кенә укучылар укытучылык эшенә алына.

Гарипов Нурислам Саба урта мәктәбенә пионер- вожатый, Газизова Бикә, Гыйльметдинова Маһикамал, Гарәпшина Фәрхинур, Мөбәрәкова Мәнзүмәләр укытучы булып эшли башлыйлар.

Ибраһимова Заһирә /ул соңрак Шекше мәктәбендә укыта, хәзер ялда, Килдебәктә яши/ һәм Насыйров Әсхәт Казан педтехникумына укырга китәләр. Гарипова Бибинур Казан технология техникумына, күпләр ФЗО га, колхоз производствосына эшкә урнашалар.

Соңрак ТБУМ (тулы булмаган урта мәктәп)-җидееллык мәктәп итеп йөртелә башлый. Ә 1959 нчы елда сигезьеллык мәктәп итеп үзгәртелә.

Раков Салих 1933 елдан 1941 елга кадәр завуч булып эшли, аннан соң Саттарова Хәдичә апа 1960 нчы елларга кадәр /ялга чыкканчы/ бу вазифаны намус белән башкара.

Авыр сугыш елларында ятим балалар бик күбәя. Шуңа күрә 1941 нче елда Шекше мәктәбенең бер өлешендә республика буенча балалар йорты ачыла. Аның беренче директоры Ибатаева Ксения була. Тәрбиячеләр булып Рәхимә апа, Габдрахманова /Хуҗина/ Мәрвәр /хәзер авылда яши, ялда/, Сафина Хәдия, Әхмәтҗанова Суфия, Йосыпова Мәдинәләр /соңрак башлангыч классларда укытучы булып эшли, хәзер ялда, авылда яши/ эшлиләр. Ә Сабирҗанова Сания апа пионервожатый була. Балалар йортында 100дән артык бала тәрбияләнә. Алар арасында урамнардан табылганнары, поездлардан тотып алып кайтылганнары да була. Балалар йорты 1954 нче елларда ябыла. Соңгы директор Гордеев, завуч Гаврилов була. Балалар өчен яхшы шартлар тудырыла, алар бөтен нәрсә белән тәэмин ителәләр, Шекше мәктәбендә белем алалар. Бу чорларда уку 2 сменада алып барыла. Сугыштан соңгы елларда Шекше мәктәбендә директорлар булып Хәйретдинов Сахап, Шәйхетдинова Мөнәвәрә Газизулловна, Демидов Рәүф, Газизова Клара Шәйхулловна, Сиразиев Хәлил Әмирханович, Ахмәтгалиев Ислам Галиевич эшли. Завуч булып Емельянов Павел Андреевич, Ахмәтгалиев Ислам Галиевич, Гайнетдинов Солтан Гыйлманович, Гарипова Фатыйма Исмагиловна, Хөснетдинова Гөлнур, Сафиуллина Рәхимә Әсхәтовна, Закирова Зөбәрҗәт, Фатыйхов Рифкат Фатыйхович, Файзрахманова Гүзәлия Касыймовна эшли.

Шекше мәктәбе элек-электән районда алдынгы мәктәпләрдән саналган. Мәктәптә шушы авылга килеп урнашкан тәҗрибәле укытучылар балаларга белем бирәләр. Бу мәктәпкә тәҗрибә уртаклашу өчен район укытучылары еш җыела. Мәктәпнең уңышларында озак еллар директор булып эшләгән Шәйхетдинова Мөнәвәрә Газизулловнаның роле бик зур була.

1960 нчы елларда укучыларга кичке мәктәптә ныклы белем бирелә. Алар урта мәктәпне тәмамлау турында аттестатлар алып чыгалар.

Югары классларда рус теле һәм әдәбиятыннан Гарипова Фатыйма Исмагиловна, Галимҗанова Мәймүнә Әгъләмовна, математикадан Емельянов Павел Андреевич, Гайнетдинов Солтан Гыйлманович белем бирәләр. Физкультура, хезмәттән Гарипов Фәрит укыта. Төп башлангыч укытучылары Гатауллина Марсилә Абдулловна, Йосыпова Мәдинә Йосыповна, Насырова Зәйнәп, Хабибуллина Сара, Ракова Рабигалар озак еллар балаларга белем һәм тәрбия бирүдә армый-талмый эшләделәр.

Шекше мәктәбе үз тарихында бик күп кадрлар үстерде. Сугышка кадәрге чыгарылыш укучыларыннан Гайнетдинов Нәҗип озак еллар райком секретаре булып эшләгән. Корбанов Шәрәф район финанс бүлеге мөдире булган, Яхин Әхмәт агроном белгечлеге алган һәм гомере буе "Ирек” колхозында баш агроном булып эшләгән /хәзер ялда/, Таһиров Ислам абый зоотехник иде. 1965 нче елда мәктәпне тәмамлаган Мөбәрәкова /Хәмидуллина/ Камәрия Зиннуровна исеме бөтен республикага таныш. Ул хәзер Казандагы 2нче гимназия директоры. Фәнни хезмәтләре бар, дәреслекләр төзи, РСФСРның атказанган укытучысы.

 

Поиск
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930

Copyright MyCorp © 2024
Сделать бесплатный сайт с uCoz