Статистика
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0
|
Главная » Архив материалов
24 март көнне Нургали Миңнехан улы Миңнехановны искә алу максатыннан "Керик әле Саба урманнарына" исеме астында югары сыйныф укучылары белән берлектә кичә уздырылды. Укучылар үзләре туплаган мәгълүматларны бүлештеләр, кызыксындырган сорауларына җавап алдылар, фикерләре белән уртаклаштылар. Кичә бик җанлы узды.
|
Без, 6 нчы класс укучылары, тимурчылык эшен башлап җибәрдек. Тыл ветераны Мирзикиева Бикә апаның еш кына хәлләрен белешеп йөрибез. Ул безгә балачак еллары турында сөйли, фотоларын күрсәтә. Ә без әбинең карын көрәдек, идәннәрен юдык. Әби безгә рәхмәтле булып калды.
|
Без, мәктәп һәм балалар бакчасы коллективлары, ГТО нормаларын тапшырырга дип чаңгыга бастык. Даими шөгыльләнүбезнең нәтиҗәсе - чаңгы буенча ГТО нормаларын уңышлы тапшырдык. Иң өлкән чаңгычы - 60 яшьтә, иң яшь чаңгычы 21 яшьтә. Йөзү буенча да нормативларны уңышлы тапшырырбыз.
|
10 мартта мәктәбебездә башлангыч класс укучылары арасында "Минем укучым - минем горурлыгым" бәйгесе узды. Бу бәйгедә тырышып укучы, иҗат белән шөгыльләнүче, иптәшләрен дә үз артыннан әйдәүче 3 - 4 класстан 5 укучы катнашты. Алар 4 турда көч сынашты. Бәйге укучыларның матур чыгышы белән үрелеп барды. "Иң яхшы укучы" исеменә Зиннәтова Әдилә лаек булды. Ул мәктәбебез данын яклап район бәйгесендә катнашачак.
|
Бөек Җиңүнең 65 еллыгына һәм ТАССРның 90 еллыгы уңаеннан, Шекше урта мәктәбе коллективы Г. Нәбиуллиның "Инициатива" пьесасын сәхнәләштереп, Шәмәрдән зонасында 2 нче урынга лаек булды. 4 нче класс укучысы Гыйләҗетдинов Булат "Иң оста башкаручы" дип табылды.
|
2 нче класс укучылары 8 март - әниләр бәйрәмен билгеләп үттеләр. Бәйрәм кичәсенә әниләр теләп килделәр. Балалар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр, нәни куллары белән ясаган бүләкләр тапшырдылар. Күңел ачу кичәсе укучылар һәм әниләр күңелендә озак сакланыр.
|
3 нче март көнне 5-7 нче сыйныфлар арасында "Татар сылуы" бәйгесе булып узды. Кызлар үзләренең тапкырлыкларын, аш - суга осталыкларын, җыр - биюгә сәләтләрен күрсәтә алдылар. Күп төрле сынаулар аша узып, 6 нчы класс укучысы Халиуллина Нурсилә җиңүче дип табылды.
|
22 нче февраль көнне мәктәптә сугыш ветераны Шәрипов Нәҗип абый белән очрашу булды.
...
Читать дальше »
|
|
Календарь
« Апрель 2024 » | Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
|
| | |