Пятница, 29.03.2024, 00:07
Приветствую Вас Гость | RSS

Шикшинская средняя общеобразовательная школа

Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Главная » Архив материалов
Шау-гөр килеп "Кыңгырау" мәктәп яны сәламәтләндерү лагеры үз эшчәнлеген дәвам итә. Балалар анда бик теләп йөриләр. Менә бүген дә иртәнге линейка һәм зарядкалар үткәч, "Җырлы-моңлы балачак” концерт программасы куйдылар. Һәр бала үзенең җырга-моңга, биюгә, сәнгатьле шигырь сөйләргә осталыгын күрсәтергә ашыкты. Һәр балага бүләкләр тапшырылды. Табигатькә экскурсия вакытында тәрбиячеләр  табигатькә сакчыл караш турында әңгәмә үткәрделәр. Көннең икенче яртысында балалар Шекше мәдәният йорты мөдире Хисматова Л.А. һәм авыл китапханәчесе Сафина Н.Р.лар белән шөгыльләнделәр. Көн файдалы һәм күңелле үтте. 
Просмотров: 602 | Добавил: ШикшинскаяСОШ | Дата: 14.06.2013 | Комментарии (0)

Лагерьның 11 нче көнен "Чәчәкләр көне” дип атадык. Иртәнге зарядканы күңелле музыка белән эшләү балаларны тагын да уятып җибәрә. Туклыклы иртәнге аштан соң алар "Чәчәкләр көне” уңаеннан болынга экскурсия ясадылар. Шунда ук "Иң матур экибано”, "Иң матур букет” конкурсы үткәрелде. Төшке аштан соң "Бантиклар бәйрәме”(Иң күп бантик тагучы"конкурсы)  узды. Җиңүче дип 27 бант таккан Махмутова Гүзәл табылды.
Просмотров: 368 | Добавил: ШикшинскаяСОШ | Дата: 13.06.2013 | Комментарии (0)

12 июнь - Россия көне уңаеннан иртәнге линейка Россия гимнын тыңлау белән башланды. Укучылар Россия символлары турында презентация карадылар, фикер алыштылар, рәсемнәр ясадылар. конкурс сорауларына җавап бирделәр. Ә көннең икенче яртысы "Балыкчылар көне" дип игълан ителгән иде. Балалар инеш буенда балык чирттеләр. "Иң күп балык тотучы"  Фаваризова Ралинә (26 балык), "Иң кечкенә балык тотучы" Зәйниев Әмир булды.
Просмотров: 568 | Добавил: ШикшинскаяСОШ | Дата: 12.06.2013 | Комментарии (0)

Лагерьда иртәнге линейканы Татарстан Республикасы гимны белән башлау күркәм гадәткә әйләнде. "Фаҗигадан саклана бел!" темасына багышланган көнне ТИН укытучысы Гатиятов Р.Р. белән очрашу дәвам итте. Ул үз чиратында балаларны төрле мисаллар, презентация, видео һәм кинофильмнар ярдәмендә янгыннан саклык чаралары турында аңлатты. Җәйге чорда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү укучылар өчен бик файдалы булды. Соңыннан белемнәрне ныгытып тест эшләделәр. "Көйне таны" уены вакытында күңелле җыр, музыка тавышыннан зал гөр килеп торды.
... Читать дальше »
Просмотров: 462 | Добавил: ШикшинскаяСОШ | Дата: 11.06.2013 | Комментарии (0)

Сабантуй бәйрәмнәреннән соң булуга карамастан, лагерьның 8 нче көненә дә балалар 100 %  җыелдылар. Күңелләре күтәренке иде. Иртәнге зарядка һәм аштан соң "Без табигать дуслары”эмблема конкурсы игълан ителде. Фантазияләрен туплап, эчтәлекле рәсемнәр ясадылар. Бу рәсемнәрдә аларның табигатькә сакчыл карашлары ачык чагылды. Бу теманы дәвам итеп лагерь тирәсенә экскурсия үтте. Туклыклы төшке аштан соң, күңелле эстафета уеннары гөрләде, "Яшь чагыңда биеп кал” бәйгесе узды.
Просмотров: 559 | Добавил: ШикшинскаяСОШ | Дата: 10.06.2013 | Комментарии (0)

Лагерьның 7 нче көне гадәттәгечә иртәнге линейка һәм зарядкадан башланды. "Без – булачак спортчылар" темасына лагерь универсиадасы (спорт ярышлары) оештырылды. "Яшим дисәң..” (наркоманиягә каршы профилактика) – фельдшер белән очрашу узды, соңыннан шул темага рәсем конкурсы булды. Балаларның эчтәлекле рәсемнәре стенага эленде. Татар халык уеннарын уйнадык, "Тапкырларга – табышмак” әйтелде. Шахмат, шашка ярышында да балалар сынатмады.
... Читать дальше »

Просмотров: 475 | Добавил: ШикшинскаяСОШ | Дата: 07.06.2013 | Комментарии (0)

Лагерьның 6 көне -"Универсиада колачы киң” дип аталды. Көн яңгырлы булганлыктан иртәнге зарядка спортзалда үтте. Скакалкада сикерү, кыршау әйләндерү, йөгерү буенча ярышлар үткәреп рекорд куючыларны барладык. Г.Тукай геройлары рәсемнәрдә темасына үткән рәсем конкурсында балалар актив катнашты, бик эчтәлекле рәсемнәр килеп чыкты. Универсиадада катнашучы илләр белән танышып,аппликация ысулы белән универсиада логотибын ясап, җиңүчеләрне билгеләдек.
Просмотров: 340 | Добавил: ШикшинскаяСОШ | Дата: 06.06.2013 | Комментарии (0)

5 көн "Волонтерлар хезмәте” дип аталды. Көн иртәнге зарядкадан башланды. Авылыбыз уртасындагы матур яшел болында урнашкан "Саимә чишмәсе"нә сәяхәт иттек. Анда шифалы чишмә суын эчтек, чишмә тирәсен чистарттык, фотога төштек. Табигатьтә ял итеп кайтканнан соң компьютерда шахмат уеннары буенча ярышта катнаштык, волонтерлар хезмәте белән таныштык. Пешекче апалар әзерләгән тәмле төшке аштан соң мәктәп музеена экскурсиягә кердек,  табигатьтә спорт уеннары уйнадык.
Просмотров: 482 | Добавил: ШикшинскаяСОШ | Дата: 05.06.2013 | Комментарии (0)

4 көнне саф һавада, күңелле музыка астында иртәнге зарядка ясаудан башладык. Лагерь ачу тантанасында һәр бала актив катнашты: программа җыр-бию, шигырь сөйләү, конкурслар белән үрелеп барды. Универсиада уеннары булачак спорт корылмалары искә төшереп, презентация конкурсы узды. Көннең икенче яртысында теннис ярышы һәм "Иң зирәк бала” – брейн-ринг уены үткәрелде. Линейкада укучыларга бүләкләр тапшырылды.
Просмотров: 446 | Добавил: ШикшинскаяСОШ | Дата: 04.06.2013 | Комментарии (0)

3 көн "Универсиада геройлары" темасына багышланды. Көн иртәнге линейкадан, зарядкадан башланды. Балалар компьютер классында "Универсиада-2013" кә багышланган презентация ясадылар. Табигатьтә татар халык уеннарын: наза, биш парлы, йөзек салыш, Гөлбану уеннарын уйнау бигрәк күңелле булды. "Футбол йолдызлары” (пенальти шоу: 10-11 м арадан капкага туп кертү) ярышында "Иң яхшы капкачы” дип: Мазитов Айнур, Сафина Айсинә, Зиннатов Айзат, Гараева Илзира "Иң күп гол кертүче” дип: Рахматуллина Гөлия, Гомәрова Хания табылдылар. Скакалка сикерү буенча ярыш нәтиҗәләре: 1 урын – Исхакова Дания, 2 урын – Фаваризова Ралинә,3 урын – Яруллин Әлфис. "Иң озак кыршау әйләндерүче” Галиева Исламия, 1 урын. Көн бик күңелле һәм файдалы узды.
... Читать дальше »
Просмотров: 352 | Добавил: ШикшинскаяСОШ | Дата: 03.06.2013 | Комментарии (0)

« 1 2 3 4 ... 47 48 »
Поиск
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031

Copyright MyCorp © 2024
Сделать бесплатный сайт с uCoz