![](http://shikshisaba.ucoz.ru/_si/0/s82896604.jpg)
Зайнәгыев Наил Мөхәммәтхан улы 1965 нче елның 13 нче декабрендә Саба районы Шекше авылында туган. 1973 нче елда Шекше сигезьеллык мәктәбенең 1 нче классына укырга кергән. 1981 нче елда 8 классны тәмамлый. 1981-83 нче елларда Казан шәһәренең 10 нчы интернат - мәктәбендә урта белем ала. 1983 - 84 нче елларда "Ирек" колхозында шофер булып эшли. 1984 -1986 нче елда Совет Армиясендә хезмәт итә. 1986 - 1991 нче елларда КДПИ ның хәрби хезмәткә хәзерлек һәм физик тәрбия факультетында белем ала. 1991 - 2006 нчы елларда Шекше урта мәктәбендә физик тәрбия һәм ТИН дәресләре укыта. 2006 нчы елдан Шекше урта мәктәбе директоры.