Пятница, 29.03.2024, 02:41
Приветствую Вас Гость | RSS

Шикшинская средняя общеобразовательная школа

Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа
1 сентябрьдә Шекше урта мәктәбе 74 укучыны кабул итеп алды. 8 укучы тәүге тапкыр белем иленә аяк басты. Мәктәптә бәйрәм иртәсе тантаналы төстә башланып, сценарий нигезендә алып барылды. Бәйрәм авылыбыз имамы Сәүбән абыйның хәер-фатыйхасы белән башланып китте. Авыл җирлеге башлыгы Хайртдинов Р.Р.беренчеләрне, ә ООО "Алтын Саба-М" җәмгыятеннән Газизов Н.Г. җәйге чорда тырышып эшләгән укучыларны бүләкләделәр. Район администрациясеннән Сунгатов Ш.А. һәм мәгариф бүлегеннән Гузялова Г.М. мәктәп коллективына, укучыларга үзләренең матур теләкләрен җиткереп, 1 класс укучыларына китаплар өләште. Шулай ук бәйрәмдә сугыш ветераны Нәҗип абый, ветеран укытучыбыз Нотфуллина Г.Н. да катнашып, изге теләкләр теләделәр.
Просмотров: 2492 | Добавил: ШикшинскаяСОШ | Дата: 01.09.2013 | Комментарии (1)

Лагерьның соңгы көне күңелле мизгелләргә бай булды. Беренчедән, бүген чыгарылыш 11 класс укучыларының аттестат алу тантанасы узды. Икенчедән,  яраткан укытучыбыз Алсу Рәшитовнаның 50 яшьлек юбилей кичәсендә катнаштык. Бирнә җыю күренешен сәхнәләштереп, лагерь сабантуен үткәрдек. Малайлар татарча көрәш бәйгесендә бил алышты, капчык киеп йөгерү, кашык белән су ташу, чүлмәк вату һәм башка уеннарда балалар катнашып, берсе дә истәлек бүләксез калмады. "Җәйге ялларны имин үткәрергә язсын!"-дигән теләктә, лагерьны ябу линейкасыннан соң өйләргә таралдык.
Просмотров: 550 | Добавил: ШикшинскаяСОШ | Дата: 25.06.2013 | Комментарии (0)

Тиздән, бик тиздән күптән көтелгән зур вакыйга Казанда "Универсиада 2013" җәйге спорт уеннары узачак. Шул уңайдан без дә бүген лагерьның 20 көнендә кече универсиада үткәрергә булдык. Физик тәрбия укытучыбыз Руслан Рашитович белән берлектә тәрбиячеләребез безне нинди генә спорт төрләрендә сынап карамадылар. Без барысын да булдырдык. Көн ахырында ике командага бүленеп, маршрут буенча байрак эзләдек. Җиңүне "Лачын" командасы яулады.
Просмотров: 531 | Добавил: ШикшинскаяСОШ | Дата: 24.06.2013 | Комментарии (0)

Лагерьның 19 көнен "Җырлыйк әле" конкурс-җырлы уены белән башладык. Шунда ук татар халкының җырлы-хәрәкәтле уеннарын уйнадык. "Саба" бассейнына барып сәламәтлегебезне ныгыттык. "Сугыш ветераны, хәлең ничек? акциясе кысаларында сугыш ветераны, шифаханәдә дәваланучы Нәҗип абыйның хәлен белештек. Ул безгә үз чиратында изге теләкләрен җиткерде. Авыл уртасындагы билгесез солдатка куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдык, бер минут тынлык белән аларны искә алдык. 
Просмотров: 596 | Добавил: ШикшинскаяСОШ | Дата: 22.06.2013 | Комментарии (0)

Изге җомга көнен "Мин-мөселман баласы" дип атадык. Шул уңайдан "Иманлы бала-кем ул? түгәрәк өстәл янында сөйләшү узды. Мөселман киеме, яулык бәйләү серләренә төшендек. Аннан соң мәчет белән таныштык һәм вәгазь тыңладык. Көндезге аштан соң "Озын толым" бәйгесендә кызларыбызның чибәрлектә, уңганлыкта булганлыкларын сынадык.
Просмотров: 531 | Добавил: ШикшинскаяСОШ | Дата: 21.06.2013 | Комментарии (0)

"Туган төбәк-кадерле як" темасына багышланган лагерьның 17 көнен "Дөләш" чишмәсенә экскурсиядән башладык. Анда чишмәләр турында җанлы әңгәмә үтте, чишмәне чистарттык. Шунда ук эссе какканда, агуланганда беренче ярдәм күрсәтү белән таныштык. Гражданнар оборонасы буенча викторинада катнаштык. Саф һавада хәрәкәтле уеннар тагын да күңелле булды. Экскурсия вакытында төшерелгән фотолардан "Авылым-горурлыгым" газетасы чыгардык. Бу газета мәктәп музеена тапшырылачак.
Просмотров: 711 | Добавил: ШикшинскаяСОШ | Дата: 20.06.2013 | Комментарии (0)

Лагерьның 16 нчы көне район үзәгенә экскурсия белән башланып китте. Балалар иң беренче "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясендә булып, журналистлар һәм аларның вазифалары белән таныштылар. Авылдашлары телерадиокомпания директоры Әлфия Мөбәрәкова һәм Венера Закирова чыгышын тыңладылар. "Туган якны өйрәнү" музеенда кызыксындырган сорауларына җавап алдылар. Экскурсия "Саба таңнары" газетасы редакциясендә булу белән тәмамланды. Лагерьга кайткач, "Иң оста биюче"не билгеләделәр, бирнә җыю күренешен сәхнәләштерделәр. Лагерь диварларын үзләре төшергән кызыклы фотосурәтләр белән бизәделәр.
Просмотров: 612 | Добавил: ШикшинскаяСОШ | Дата: 19.06.2013 | Комментарии (0)

Лагерьның  өченче атнасы патриотик тәрбиягә багышлана. Шул уңайдан бүгенге көн -  "Һәйкәлләр ни сөйли?” дип аталды. Көндәгечә зарядка күңелле узды. Файдалы иртәнге аштан соң, балаларның бер төркеме "Балалар фольклоры" турында әңгәмәгә җыелдылар. Презентация ярдәмендә барган бу чарада балалар актив катнаштылар. Кечкенәләр төркемендә "Һәрвакыт булсын кояш!" рәсем конкурсы узды. Спорт мәйданчыгында хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Шунда ук кызыклы рекордлар билгеләнде. Мәсәлән, "Иң кечкенә буй", "Иң озын борын", "Иң бәләкәй табан". Мәктәп музеенда булып, балалар янәдән хәтер яңарттылар. Авылыбыз уртасындагы билгесез солдат һәйкәлен чистарту оештырылды. Мәдәният хезмәткәрләре үткәргән татар халкының милли уеннары турында әңгәмә укучыларга файдалы булды.
Просмотров: 697 | Добавил: ШикшинскаяСОШ | Дата: 18.06.2013 | Комментарии (0)

Бүгенге көнне укучыларыбыз зур түземсезлек белән көтеп алдылар. Чөнки шушы көнгә Лесхоз бистәсенә төрле экскурсияләр билгеләнгән иде. Сихри яшеллеккә төренгән урман юлы аша бару үзе үк ни тора бит!? Иң беренче урман хуҗалыгы музеена керделәр. Андагы һәр экспонатны игътибар белән карап сокландылар, музей хезмәткәренең таныштыруын йотлыгып тыңладылар. Кашык ясау цехында булып, бизәү серләренә төшенделәр. Соңыннан боз сараенда тимеръаякта шудылар. Экскурсиядән кайткач мәдәният хезмәткәрләре белән әзерләнгән "Кичен капка төбендә" күренешен сәхнәләштерделәр.
Просмотров: 620 | Добавил: ШикшинскаяСОШ | Дата: 17.06.2013 | Комментарии (0)

13 көн- "Урман көне”н иртәнге зарядка белән башладык. Туган телебездә Татарстан Республикасы гимнын башкару безнең күңелләрне тагын да күтәреп җибәрә. Көнне дәвам итеп без  медпунктта  киттек.  "Дару үләннәре җыяр чак” темасына, фельдшер Яхина Ләйсән апа белән очрашудан  бик күп файдалы мәгълүматлар алдык. Мәктәп бакчасына экскурсия вакытында андагы матурлык белән хозурландык, үсемлекләр белән таныштык. Өлкәнрәкләр фантазияләрен эшкә җигеп, болыннан җыйган чәчәкләрдән төрледән-төрле экибанолар иҗат иттеләр, кечерәкләр өстәл уеннары уйнадылар. Көннең икенче яртысында мәдәният хезмәткәрләре белән "Кичен капка төбендә" фольклор уенын өйрәнүне дәвам иттек.
Просмотров: 585 | Добавил: ШикшинскаяСОШ | Дата: 15.06.2013 | Комментарии (0)

1 2 3 ... 47 48 »
Поиск
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031

Copyright MyCorp © 2024
Сделать бесплатный сайт с uCoz