Син кулыңа китап алдың. Анда ниләр язылган, ниләр барын белмисең әле син. Беренче битен укыдың, икенчесен, унынчысын, йөзенчесен. Син үзеңне ниндидер бер бүтән таныш түгел мохитта итеп сизә башладың. Күп нәрсәләрне әле белеп җиткермәвең ачыкланды. Күпне белдең, шатланып көлдең, моңландың, уйландың. Нәфрәтләнергә һәм сокланырга өйрәндең... Күңелеңнең иң түрендә кинәт бер ут кабынды. Ул синең хыялың, идеалың иде.
...Дүрт меңенче, ун меңенче битләр. Һәм син сәйлән кебек җемелдәгән хыялыңа таба очар өчен көч таптың... Син кулыңа китап алдың. Сиздеңме – аның тышлыгын ачканда син гүзәл бер дөньяның ишеген ачтың.
Гомәр Бәширов.