Пятница, 26.04.2024, 02:49
Приветствую Вас Гость | RSS

Шикшинская средняя общеобразовательная школа

Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Китапханә

[size=6]Төп мәгълүмат

Укучылар саны: 92+ (Сәрдә башлангыч мәктәбе), шулардан китап укучылар: 92

- Укытучылар һәм тәрбиячеләр саны: 22, шулардан китапханәгә йөрүче: 22

- Башка эшчеләр һәм ата-аналар: 20
- Фондтагы барлык китап: 7021 , моннан чыгып
әдәби китаплар: 3184

Дәреслекләр: 2340

Методик кулланмалар: 1431
 Дәреслекләр белән тәэмин ителеш: %


Китапханәгә 12 төрдә вакытлы матбугат килә һәм алар тиешле тәртиптә теркәлеп барылалар:
 Саба таңнары

- Мәгърифәт

- Мәйдан
 - Ачык дәрес
 - Сабантуй
 Вестник РТ
- Мәгариф
- Мәдәни җомга
- Вестник РФ
- Салават күпере


      Китапсыз узган гомерне мәгънәсез тормыш диләр. Бу аңлашыла, чөнки китап һәркемнең якын юлдашы, киңәшчесе булырга тиеш. Ул кешедә күркәм сыйфатлар тәрбияли, аңа дөньяны танып белергә булыша.
Үз-үзеңне тәрбияләү, индивидуаль рухи тормыш китаптан башлана. Китап һәр баланың дустына, тәрбиячесенә һәм тирән акыллы укытучысына әйләнергә тиеш. Һәр балада кечкенәдән үк китапка мәхәббәт тәрбияләнмәсә, әгәр китап уку аның бөтен гомере буена рухи ихтыяҗга әйләнмәсә, үсмерлек елларында аның күңеле буш була, уйламаганда ул каяндыр килеп чыккан начарлык белән тула.
Шушы максаттан, китапка мәхәббәт тәрбияләү йөзеннән Шекше урта мәктәбе китапханәсендә уку елы дәвамында эш алып барыла.
Узган 2009/2010 нчы уку елында китапханә тарафыннан 98 укучыга, барлык укытучы-тәрбиячегә даими хезмәт күрсәтелде. Уку-укыту процессы тиешле һәм кирәкле барлык дәреслекләр, китаплар белән тәэмин ителде. Китапханәгә кайтарылган яңа китаплар вакытында эшкәртелеп, фондка урнаштырылды, укучыларга өләшенде.
Китапханәдә һәр ай башында истәлекле даталар, юбилейлар планы эшләнә. Шуннан чыгып һәр язучы юбилярга китап күргәзмәсе эшләнә. Кыскасы, бер генә истәлекле дата да билгеләп үтелмичә калынмый. Ел дәвамында эшләп торучы профориентация почмагындагы мәгълүматлар белән өлкән класс укучылары кызыксына.
2009/2010 уку елында үткәрелгән "Без бу җирдә яшибез” конкурсына 5 класс укучылары Махмутова Гөлшат һәм Зәйнәгыева Зәлинәләр тарафыннан иҗади эшләр башкарылды. Махмутова Гөлшатның эше 2 нче урын алды.
Ел дәвамында, мәктәп думасының уку секторы тарафыннан укучыларның дәреслек тотышларын контрольдә тоту буенча рейдлар үткәрелде.

Поиск
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930

Copyright MyCorp © 2024
Сделать бесплатный сайт с uCoz