Статистика
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » Архив материалов
12 апрель - Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне уңаеннан мәктәп китапханәсендә 3, 5 класс укучылары белән кызыклы әңгәмә үтте.
2 класс укучысы Мубараков Илнур рәсем конкурсларында катнашуын дәвам итә. "Кышкы әкият" интернет конкурсына да үзенең рәсемен тәкъдим итте.
10 нчы апрель көнне Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясендә 5-11 класс укучылары өчен фәнни-гамәли конференциясендә 11 класс укучысы Галимов Ранис (җитәкчесе Габдулхакова М.Р.) уңышлы чыгыш ясап 3 нче урынлы Лауреат исеменә лаек булды.Ранисны котлыйбыз!
9 апрель көнне Саба гимназиясендә булып үткән "Юный программист" конкурсының район этабында 8 класс укучысы Зайнагиева Зәлинә катнашып, сертификатка лаек булды (җит. Галиева М.Р.)
7 апрель-Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, көнебез иртәнге зарядкадан башланды һәм классларда сәламәтлек темасына класс сәгатьләре белән дәвам итте.
6 апрель көнне Килдебәк мәктәбендә укучылар арасында узган бадминтон ярышында 9 класс укучысы Сабирова Әдилә (җит. Гатиятов Р.Р.) 3 урынны яулады.
30 март көнне Лесхоз бистәсендә урманчы Нургали Миннеханов истәлегенә үткәрелгән шахмат буенча турнирда мәктәптән Гарипова А.Р. җитәкчелегендә 8 укучы катнашты. 6 класс укучысы Әхмәтшина Зәлия һәм укытучы Алсу Рәшитовна 1 урын яуладылар. Ә 1 класс укучысы Зәйниева Рәзинә "Иң яшь уенчы" дипломына лаек булды.
"1 апрель-кошлар көне" уңаеннан мәктәп фойесында мәгълүмати стенд һәм укучыларның ясаган рәсемнәреннән күргәзмә эшләнде.
30 март көнне мәктәбебезнең җырчы-биюче егет-кызлары өстәмә белем бирү педагогы Фаваризова Р.Т. җитәкчелегендә Яр Чаллы шәһәрендә узган "TALENTS" конкурсында чыгыш ясап кайттылар.
29 март көнне Саба гимназиясендә 3-4 класс укучылары арасында узган проект эшләре район конкурсында, 3 класс укучысы Фаваризова Ралинә (җит.Хаертдинова С.Н.) "Чишмәләр-туган җир күзләре" темасына авылыбыз чишмәләре турында эчтәлекле чыгыш ясады.
« 1 2 ... 4 5 6 7 8 ... 47 48 »
Календарь
« Май 2024 » Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31