Статистика
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0
|
Главная » Архив материалов
1 нче февраль көнне 8 нче һәм 10 нчы класс укучылары белән "Сәламәт яшәү рәвеше" дип аталган класс сәгате үткәрелде.
|
8 нче февраль көнне озайтылган көн төркеменә йөрүче балалар арасында "Без тынычлык яклы!" дигән темага күңелле стартлар уены булып узды. Балалар ике командага бүленеп, үзләренең көчләрен, җитезлекләрен сынадылар.
|
8 февраль көнне 7 класс укучылары (класс җитәкчесе Габдулхакова М.Р.) "Хәрби-партиотик айлык"ка багышланган класс сәгатендә "Диверсант" фильмының 1 сериясен карадылар. Аннары алар фильм турында үзләренең уй-кичерешләре белән уртаклашып, матур гына әңгәмә кордылар.
|
5 февраль көнне Сабада узган Татарстан Республикасының укучылар арасында
гер күтәрү буенча 8-нче спартакиадасының район туры булып узды. Безнең 9
класс укучылары Ханнанов Ильдар (2 урын), Галимов Ранис (1 урын),
Ваесов Галинур (1 урын) яуладылар. Котлыйбыз! Уңышлар сезгә!
|
2-3 февраль көннәрендә безнең мәктәптә "Хәрби-партиотик айлык"ка багышланган чаңгы ярышлары булып узды. 1-11 класс укучылары, укытучылар коллективы чаңгыга бастылар. Даими шөгыльләнүбезнең нәтиҗәсе - Шарипов Делюс (8 класс), Хөсәенов Данир (9 класс), Гомәров Ильнур( 7 класс) беренче булып килделәр. Укытучылар да укучылардан калышмады. 1 урында Зайнагиев Н. М., 2 урында- Гарипова А. Р., 3 урында-Зиннатова Э. Ш..
|
2 февраль көнне 7 класс укучылары Бөек Ватан сугышында бик күп батырлыклар күрсәткән Чәчкә Заһирова тормышы белән таныштылар һәм күп мәгълүмат алдылар.
|
« 1 2 ... 42 43 44 45 46 47 48 »
|
Календарь
« Май 2024 » | Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|
| | |