Статистика
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » Архив материалов
24 декабрь көнне 7 класс укучылары үзләренең класс җитәкчеләре
Габдулхакова М. Р. белән чаңгыда кичке прогулкага чыктылар. Аларның
сүзләренчә, рәхәтләнеп шуып, саф һава сулап, сәгатьнең ничек тиз узганын
да сизми калганнар.Тагы да шулай кичләрен чаңгыда чыгарга сүз куешып,
бик югары кәеф белән өйләренә таралышканнар.
Башка класслар да алардан үрнәк алып, сәламәтлеккә таба юл тотсыннар
иде. Моның өчен мәктәбебездә барлык шартлар да тудырылган: чаңгылар,тимераяк , шугалак, бер дигән спортзал. Ә авылыбызның нинди матур
урында урнашканын исәпкә алсак, бу гүзәллекне күрми калу үзе үкенечле.
Башлангыч сыйныфлар укытучысы Зиннатова Энҗе Шәйхулловна Укытучы елы уңаеннан үткәрелгән "Иң яхшы башлангыч сыйныф укытучысы" номинациясендә призер булды һәм Саба муниципаль районы администрациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шулай ук әлеге бәйгедә Каримова А. И., Назирова Д. Ә., Давыдова Т. А., Амирова Л. С., Габдулхакова М. Р., Мирасова Л. Т. -лар катнашып, эшләре уңай бәяләнде.
Энҗе Шәйхулловна үзенең укучылары белән
Без, бер төркем укытучылар, 1 нче октябрь көнне Саба мәдәният йортында "Укытучылар көне" уңаеннан үткәрелгән бәйрәмдә булдык. Бәйрәмнең балалар катнашында күңелле башланып китүе, бездә бәйрәм рухы уятты. Бәйрәмдә 16 ел балаларга белем һәм тәрбия бирүче башлангыч класслар укытучысы Кашапова Гөлнара Зәкәр кызы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге, мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз комитеты грамотасына лаек булды. Без аны зур уңышы белән котлыйбыз. Кичә Азат Тимершаех төркеменең концерт программасы белән дәвам итте. Бәйрәмнән ял итеп, күтәренке кәеф, эшкә дәрт белән кайттык.
Шекше һәм Алан -Елга авылларында бүгенге көндә 196 өлкән кеше гомер кичерә. Өлкәннәр көне уңаеннан уздырылган "Картаямыни соң йөрәк?" кичәсендә аларны 4 нче класс укучылары (класс җитәкчесе Ханнанова А.С.) тәбрикләде. Балалар өлкәннәрне эчтәлекле шигырьләр, сәхнәләштерелгән күренешләрдә катнашып, җыр - биюләр белән сөендерделәр.
Газета 10 класса
Новая газета в новом учебном году...
"Самими балачак" интернет бәйгесендә безнең мәктәптән 4 нче класс укучысы Габделхакова Айгөл - 1 урын, Зиннәтова Әдилә - 2 урын, 1 нче класстан Зиннатов Айзат- 2 урынга лаек булдылар. Алар район мәгариф бүлегенең Дипломы һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
« 1 2 ... 44 45 46 47 48 »
Календарь
« Апрель 2024 » Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30