Статистика
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » Архив материалов
28 январь көнне безнең мәктәптә ата-аналар җыелышы булып узды.
"Баланы фикерләргә өйрәтәбез! " темасына доклад белән
Галимзянова Г.Г. , Габдулхакова М.Р. чыгыш ясадылар. Алар тренинг формасында ата-аналарга балаларның фикерләү сәләтен үстерүнең юлларын күрсәттеләр. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гарифуллина Г.Р. укыту- тәрбия про ц ессында таяна торган төп документлар белән таныштырды.
...
Читать дальше »
Бу ай дәвамында классларда БДБ тарихына багышланган дәресләр үтте. Бу
чараларның максаты булып балаларда патриотик хисләр тәрбияләү, һәр илнең
кануннарына һәм символларына карата кызыксыну уяту, ул дәүләтләрнең
сәясәте, сәнәгате, яшәеш нормалары белән таныштыру тора. Башлангыч
классларда уен формасында "Дуслык белән көчле без!" исемле чара
үткәрелде (җит. Кашапова Г. З., Мирасова Л. Т., Габдрахманова Р. М.).
5-6 класста "Яшәсен дуслык!" дәрес-практикумында балалар БДБ
символларыннан
"Дуслык панносы" ясадылар һәм анда үз теләкләрен яздылар (җит.
Галимзянова Г. Г.) 7 класста "БДБ илләре буенча сәяхәт-дәрес" узды (җит.
Габдулхакова М. Р.). Өлкән классларда "Бәйсез дәүләтләр берләшмәсе"
класс сәгатьләре үткәрелде.
22нче гыйнвар көнне мәктәбебез шахмат командасы Шәмәрдәндә узган
турнирда катнашты. Һәр уенчы 7 кеше белән уйнарга тиеш иде. Ярышка
нәтиҗә 5 турдан соң ясалды. Хисматова Гөлназ (11 класс), Гарипова Динә
(8 класс), Ахметшина Зәлия (4 класс), Гыйләҗетдинов Булат (5 класс),
Фатыйхов Салават (6 класс) турда бөтен белемнәрен файдаланып уйнадылар.
Нәтиҗәдә команда 3 урынны яулады. Ә команда җитәкчесе Гарипова Алсу
Рәшитовна хатын-кызлар арасында 1 урынны алды һәм медаль белән
бүләкләнде.
24 январь көнне 7 класс укучылары янә Бикә әбигә булышырга бардылар. Егетләр бик көчле бураннан соң йорт тирәсен басып киткән кардан чистарттылар, ә ул арада кызлар өйдәге эшләрне карадылар. Бикә әби укучыларга рәхмәтләр укып калды.
"Сөйкемле Шүрәле" Бөтенроссия иҗади эшләр конкурсында күп укучыларыбыз бик теләп катнаштылар. Иң матур эшләр республика турына җибәрелде. Алар: Халиуллина Нурсиләнең (7 класс) батик ысулы белән ясалган "Шүрәле" рәсеме (җитәкчесе - Гарипова А.Р.), Зиннатова Әдиләнең «Фатыйма белән Сандугач» шигыренә аппликация юлы белә
...
Читать дальше »
19 январь көнне районыбыз укытучылары арасында БДИ формасында имтихан тапшырдылар. Безнең мәктәптән дә Гарифуллина Г. Р., Давыдова Т. А., Габдулхакова М. Р. сынатмадылар. Алда катнашачак укытучыларга да уңышлар теләп калабыз!
5-11 класс укучылары Саба районы башкарма комитетының яшьләр бүлеге үткәргән "Иң яхшы мәгълүмәти буклет" бәйгесендә бик теләп катнаштылар. Иң яхшы эшләр район турына тәкъдим ителде.
"Чистый город- чистая планета" номинациясендә 9 классның (класс җитәкчесе Гарифуллина Г. Р.) буклеты 1 урын,
"Имею право" номинациясендә 10 класс укучыларының (класс җитәкчесе Назирова Д. А.) эше 1 урын,
"Мой родной край" номинациясендә 11 классның (класс җитәкчесе Каримова А. И.) буклеты 2 урын яуладылар, грамота һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр. Шулай ук 5, 7 класс укучыларының (класс җитәкчеләре Галимзянова Г. Г., Габдулхакова М. Р.) эшләре мәктәп дирекциясе тарафыннан уңай бәяләнде.
Саба районының 80 еллыгына багышланган "Әй, Сабам, гүзәл Сабам!" район бәйгесендә мәктәбебез укучылары актив катнашты. Зиннатова Әдиләнең (5 класс) Сабага багышлап язган шигыре тирән мәгънәгә ия. Ул туган җиренә мәхәббәт, районыбыз өчен горурлык хисләре белән сугарылган. Ул сертификатка ия булды. Назирова Венера, Ханнанова Алинә, Галиева Хиндия (10 класс) витраж ысулы белән эшләнгән "Ялгыз нарат" рәсеме бәйгедә 3 урынга лаек булды (җитәкчесе Гарипова А. Р.) һәм аларга Грамота, истәлек бүләге тапшырылды. Укучы кызларыбыз Кашапова Илзирә, Габдулхакова Айгөл, Махмутова Гүзәлләрнең (җитәкчесе Кашапова Г. З.) Саба районы оешуга багышланган "Тарих битләреннән" исемле компьютер презентациясен жюри тирән эчтәлеген,зәвыклы бизәлешен ассызыклады һәм 1 урынга лаек дип тапты.
8 нче январь көнне бер төркем укучылар Казанга Тинчурин театрына "Шүрәле-онлайн" тамашасына бардылар. "Килеп керүгә театрның матурлыгы күзгә ташлана. Стенадагы сәхнә артистларының фотосурәтләрен күргәч, алар белән янәшә басып торган кебек буласың. Башта без чыршы янында Кыш бабай һәм Кар кызын каршыладык. Аннан соң тамаша карарга залга үттек. Сәхнә төрле утлар белән балкый. Спектакль барышында үзебезне әкияттә кебек хис иттек. Ә Шрекның безнең якташ икәнлеген белгәч, шатлыгыбыз бермә-бер артты. Сәяхәтнең истәлеге итеп актерлар белән фотога төштек,"- дип сөйләде хисләре ташыган укучылар.
« 1 2 ... 43 44 45 46 47 48 »
Календарь
« Май 2024 » Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31