Быел кыш салкыннарга һәм ак карга юмарт булды. Ләкин бу кошлар өчен уңайсызлыклар тудырды. Алар үзләренә азык таба алмыйлар. II класс укучылары (класс җит. Зиннатова Э.Ш.) кошларга ярдәм итү максатыннан җимлекләр ясап элделәр.
2011 нче ел юбилейларга бай. М. Җәлилгә 105 ел, Г.Тукайга 125, татар театрына 105, якташыбыз Т. Хаҗиәхмәтовның тууына 105 ел. Шул уңайдан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйнәгыева З. Ф. мәктәбебездә туган телне, сәнгатьне яратучылар арасында "Мәдәният дөньясында" дигән интеллектуаль уен- марафон үткәрде. 5 нче һәм 6 нчы класслар класс җитәкчеләре Галимҗанова Г. Г.,
Гарипова А. Р. җитәкчелегендә тырышып әзерләнделәр һәм "Тапкырлар", "Зирәкләр" исеме астында чыгыш ясадылар. Уенда укучылар Г.Тукай, М.Җәлил иҗаты, татар театры, рәсем, җыр сәнгате, китап һәм туган тел темасына биремнәр үтәделәр. Бәйрәмдә кунак булып Былтыр да катнашты. Һәр тур музыкаль бизәлеш белән бәйләп алып барылды. Интеллектуаль уен укучылар өчен файдалы узды.