Статистика
Онлайн всего: 8 Гостей: 8 Пользователей: 0
|
Главная » 2013 » Февраль » 14
14 нче февраль көнне 9 класста (кл.җитәкчеләре Габдулхакова М.Р.) "Әфганистан - йөрәк ярам" дигән тема астында класс сәгате үтте. Класс сәгатендә укучылар Әфганистанда булган сугыш турында сөйләштеләр, фикер алыштылар.
|
Мәктәптә армия хезмәтеннән кайткан егетләр белән очрашулар оештыру инде традициягә әйләнгән. Бу очрашуның кунаклары -Хисамов Флюр, Сайфетдинов Рамил, Рахматуллин Айдар булды. Алар солдат тормышы турында мәгълүмат бирделәр. Укучыларның сораулары да күп иде. Очрашуны ОБЖ укытучысы Гатиятов Р.Р. оештырды.
|
Бүген мәктәптә "Гашыйклар көне" бәйрәме үткәрелде. Ул "Таныш булыйк!" проектына нигезләнеп оештырылды. Шоу-тамашаны мәктәп думасы активы әзерләде. Проектта Фазылова Флүзә, Яруллина Ильмира, Габдулхакова Айгөл һәм кунак егет Рамил катнашты. Астролог ролендә -Зайнагиева Зәлинә, "Танышулар бюросы" вәкилләре - Сабирова Әдилә, Ваесова Гөлдания булды. Ә кичәне Махмутова Гөлшат белән Хаертдинова Гүзәл алып барды. Музыкаль бизәлешне Маметова Регина, ә презентацияләрне әзерләү һәм күрсәтүне башкарды Рамазанова Гөлсирин. Кичә бик күңелле үтте.
| |
|
|
| | |