Статистика
Онлайн всего: 7 Гостей: 7 Пользователей: 0
|
Главная » 2013 » Февраль » 11
11 февраль көнне "Хәрби-патриотик айлык" планы нигезендә 9 класс укучылары класс җитәкчеләре Габдулхакова М.Р. белән мәктәп музеенда булдылар. Музей җитәкчесе Зайнагиева З.Ф. аларны "Алар Ватан сагында" дигән стенд белән таныштырды. 66 елдан соң ордены туган нигезенә әйләнеп кайткан солдат Кәримулла Галимуллин турында сөйләде.
|
10 февраль көнне "Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе" үткәрүендә 11 класс укучысы Фазылова Флүзә (җитәкчесе Хабирзянова Р.И.) җәмгыять белеме олипиадасыннан 1 турны үтеп, 2 турда "Икътисади проектны" яклап, сертификатка һәм 3 урынлы дипломга лаек булды.
|
Район укытучылар спартакиадасында призлы урыннар яулаган 4 укытучыбыз: Гарипова А.Р.(шахмат, 1 ур.;), Гатиятов Р.Р.турникта тартылу-1ур.;), Фаваризова Р.Т.(шорт-трек, 2ур.;), Гибадуллина Р.Х.(шорт-трек-3ур.;) район җыелма командасы составына кертелделәр. Алар бүгенге көндә республика ярышларына әзерләнәләр. Укытучыларыбызга уңышлар телибез.
| |
|
|
| | |