Статистика
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0
|
Главная » 2013 » Январь » 25
24 январь көнне балалар иҗат үзәгендә үткән "Дулкыннар" республика конкурсының район сайлап алу этабында безнең мәктәп укучылары төрле номинацияләрдә актив чыгыш ясадылар. "Рәсем" номинациясендә 6 класс укучысы Әхмәтшина Зәлиянең "Сөембикә" картинасы (җит.Гарипова А.Р.) 1 урын яулады.
|
"Үзидарә көне"ндә укучылар класс җитәкчесе вазифасын да үтәделәр. Зур әзерлек белән класс сәгатьләре үткәрделәр. Ә "директор" һәм аның "урынбасарлары" дәресләргә кереп утырдылар, анализ ясадылар.
|
24 январь көнне мәктәптә "Үзидарә көне" үткәрелде. Дәрес бирергә теләүче укучылар саны 26га җитте. "Үзидарә" иртәсе планеркадан башланды һәм дәресләр тәмамлангач "педсовет" үткәрелде. "Иң яшь укытучы" Галимуллин Булат (4кл) 3 класста физкультура дәресен үткәрде."Директор" Карымов Арслан (11 кл), "урынбасарлары" Халиуллина Нурсилә һәм Сабирова Әдилә (9кл) үз вазифаларын бик җитди башкардылар. Бу ысул укучыларга бик ошады һәм кайсыбер укучыларда укытучы булу теләге уятты. Алга таба чиреккә 1 тапкыр "офис көне" ясарга тәкъдим кертелде. Бу көнне укучылар классик киемнән булачаклар һәм теләгән укучы дәрес бирә ала.
| |
|
|
| | |