Статистика
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0
|
Главная » 2013 » Январь » 25 » Мәктәптә "Үзидарә көне"
08:33 Мәктәптә "Үзидарә көне" |
24 январь көнне мәктәптә "Үзидарә көне" үткәрелде. Дәрес бирергә теләүче укучылар саны 26га җитте. "Үзидарә" иртәсе планеркадан башланды һәм дәресләр тәмамлангач "педсовет" үткәрелде. "Иң яшь укытучы" Галимуллин Булат (4кл) 3 класста физкультура дәресен үткәрде."Директор" Карымов Арслан (11 кл), "урынбасарлары" Халиуллина Нурсилә һәм Сабирова Әдилә (9кл) үз вазифаларын бик җитди башкардылар. Бу ысул укучыларга бик ошады һәм кайсыбер укучыларда укытучы булу теләге уятты. Алга таба чиреккә 1 тапкыр "офис көне" ясарга тәкъдим кертелде. Бу көнне укучылар классик киемнән булачаклар һәм теләгән укучы дәрес бирә ала.
|
Просмотров: 892 |
Добавил: ШикшинскаяСОШ
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
|
| | |