Статистика
Онлайн всего: 11 Гостей: 11 Пользователей: 0
|
Главная » 2012 » Февраль » 09
Бүген, 9 нчы февраль көнне, 8 нче класста (кл. җитәкчесе Габдулхакова М.Р.) хәрби-патриотик ай уңаеннан "Якташыбыз М. Девятаев - Советлар Союзы Герое" дигән темага тәрбия сәгате үтте. Укучылар презентация ярдәмендә М.Девятаевның тормыш юлы турында якыннан таныштылар. Соңыннан Х.Нурсилә якташыбызның "Побег из ада" китабын презентацияләде. Укучыларга бу тәрбия сәгате бик ошады.
|
Һәр баланың үзенә генә хас сәләтләре була. Шекше урта мәктәбенең I сыйныфында укучы Мөбәрәков Илнурның иң яраткан шөгыле- рәсем ясау. Буш вакыты булган саен ул кулына карандаш, буяулар ала. Аның ясаган рәсемнәрендә ниләр генә күрмәссең: табигать күренешләре, әкият геройлары, төрле җәнлекләр, су асты тормышы һ.б. Бәйрәмнәрдә ул әти-әнисен, дусларын үзе ясаган открыткалары белән куандыра. Шушы көннәрдә мәктәптә аның рәсемнәреннән торган күргәзмә оштырылды. Теләгән һәркем бу иҗат җимешләренә карап, Илнурның сәләтләренә бәя бирә ала.
| |
|
|
| | |