Воскресенье, 28.04.2024, 05:49
Приветствую Вас Гость | RSS

Шикшинская средняя общеобразовательная школа

Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Главная » 2011 » Февраль » 18
18 февраль 5 нче класс (класс җитәкчесе Галимзянова Г.Г.) һәм 7 нче класс (класс җитәкчесе Габдулхакова М.Р.) малайлары арасында "Ягез әле, егетләр!" дигән тема астында КВН булып узды. Бик күп төрле сынаулар аша үзләренең көчләрен күрсәтергә туры килде малайларга. КВН классташ кызларының концерт номерлары белән үрелеп барылды. 1 нче урынга "Силачи" 5 нче класс малайлары командасы чыкты, ә 2 нче урынга "220 вольт" 7 нче класс малайлары калды. КВН кызларның  якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән котлаулары һәм истәлекле бүләкләр бирүе белән тәмамланды.
 
 

 

... Читать дальше »

Просмотров: 751 | Добавил: ШикшинскаяСОШ | Дата: 18.02.2011 | Комментарии (0)

18 февраль көнне Кашапова Г.З. һәм Давыдова Т.А. Икшермә урта мәктәбендә булдылар. Ачык дәресләр, шөгыльләр карап тәҗрибә уртаклаштылар.
 
Просмотров: 459 | Добавил: ШикшинскаяСОШ | Дата: 18.02.2011 | Комментарии (0)

12 февраль көнне 6 класс укучылары арасында математика фәненнән район олимпиадасы үткәрелде. Укучыбыз Фатыйхов Салават (укытучысы Назирова Д.А.) I урынны яулады. Бүгенге көндә Салават 26 нчы февральдә узачак республика бәйгесенә әзерләнә. Без Салаватка ышанабыз!



Просмотров: 478 | Добавил: ШикшинскаяСОШ | Дата: 18.02.2011 | Комментарии (0)

   Кышның салкыннарына да карамыйча 3 класс укучылары (кл.җит.Кашапова Г.З.) әти - әниләрне мәктәпкә чакырдылар. "Без - сәламәт гаилә" исем астында күңелле эстафеталар үткәрделәр. Уеннар барышында гаиләләр үзләренең өлгерлекләрен, җитезлекләрен күрсәттеләр. Кичә истәлек бүләкләре тапшыру белән тәмамланды.
         
Просмотров: 458 | Добавил: ШикшинскаяСОШ | Дата: 18.02.2011 | Комментарии (0)

Укучыларыбыз төрле конкурсларда бик теләп катнашалар. "Универсиаданы каршылап!" социаль реклама республика бәйгесендә 5 класс укучысы Габделхакова Айгөлнең эше (җитәкчесе Габделхакова Г.Р.) 3 нче урынга лаек булды. Аңа Мәгариф Министрлыгының класстан тыш эшләр буенча республика үзәгенең Дипломы тапшырылды.

    

Просмотров: 747 | Добавил: ШикшинскаяСОШ | Дата: 18.02.2011 | Комментарии (0)

15 нче февральдә Әфган сугышына багышланган класс сәгатьләре үтте. СССР гаскәрләренең Әфган җирләреннән чыгарылуына 22 ел үтсә дә, алар безнең хәтердән юылмый.
Просмотров: 756 | Добавил: ШикшинскаяСОШ | Дата: 18.02.2011 | Комментарии (0)

Поиск
Календарь
«  Февраль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28

Copyright MyCorp © 2024
Сделать бесплатный сайт с uCoz