Воскресенье, 28.04.2024, 12:47
Приветствую Вас Гость | RSS

Шикшинская средняя общеобразовательная школа

Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Главная » 2011 » Февраль » 14
14 февраль "Гашыйклар көне" унаеннан 7 класс укучылары (класс җитәкчесе Габдулхакова М.Р.) "Мәхәббәт нәрсәдән башлана?"дигән темага кичә үткәрделәр. Мәхәббәт темасына матур гына әңгәмә кордылар алар. Кичә малайларның кызларга кечкенә йөрәкчекләр һәм чәчәкләр бирүе белән тәмамланды.
Просмотров: 735 | Добавил: ШикшинскаяСОШ | Дата: 14.02.2011 | Комментарии (0)

14 февраль көнне башлангыч сыйныф укучылары арасында өстәл теннисы буенча ярыш булып узды. Аның нәтиҗәләре буенча, II класстан Зиннатов Айзат, III класстан Хусаинова Раилә, IV класстан Ибрагимов Фаил җинүче дип табылдылар.

     

Просмотров: 466 | Добавил: ШикшинскаяСОШ | Дата: 14.02.2011 | Комментарии (0)

Буген, ягъни 14 февраль көнне Сабада Татарстан Республикасының 8-нче спартакиадасында волейбол буенча район туры узды. Шекше мәктәбеннән кызлар командасы (1996-1998 еллар) да актив катнашты. Алар Шытсу авылы мәктәбе укучыларын 2:0 исәбе белән җиңеп, Тимершык мәктәбе укучыларына 2:1 исәбе белән юл куйдылар. Аларга алдагы уеннарында һәм укуларында уңышлар теләп калабыз.
Просмотров: 495 | Добавил: ШикшинскаяСОШ | Дата: 14.02.2011 | Комментарии (0)

"21 февраль - Халыкара Туган тел көне" уңаеннан Кашапова Г.З. башлангыч класслар арасында "Тел күрке - сүз" дип аталган исем астында кичә үткәрде. Кичә укучыларның 3 телдә хәерле көн теләүләре белән башланып китте. Кичәдә туган тел турында шигырьләр, мәкаль- әйтемнәр искә төшерелде.  Кичә укучыларның китапчыкларга язылган теләкләрне укуы белән тәмамланды.

Просмотров: 579 | Добавил: ШикшинскаяСОШ | Дата: 14.02.2011 | Комментарии (0)

Мәктәптә 21нче февраль- Халыкара Туган тел көненә багышланган чаралар дәвам итә. 14нче гыйнвар көнне 6нчы класс һәм 7нче класслар арасында "Мәкаль әйтәм, дәвам ит" уены булды. Әлеге уенда халык авыз иҗаты җәүһәрләре булган мәкальләрне иң күп белүчеләр ачыкланды. 6нчы класстан Зәйнәгыева Зәлинә, 7нче класстан Вәисова Гөлдания җиңүчеләр булып танылдылар.
Просмотров: 577 | Добавил: ШикшинскаяСОШ | Дата: 14.02.2011 | Комментарии (0)

Поиск
Календарь
«  Февраль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28

Copyright MyCorp © 2024
Сделать бесплатный сайт с uCoz