Лагерьның беренче көне көндәлек линейкадан, балаларны барлау һәм инструктаж үткәрүдән башланды. Балаларны яклау көне уңаеннан Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм лагерь тәрбиячеләре күңелле Сабантуй оештырдылар. Чүлмәк вату, капчык киеп, кашыкка йомырка салып йөгерү, кашык белән су ташу, эстафета уеннарында барлык укучылар катнашып, бүләкләр алдылар. Көндезге аштан соң универсиада тарихы белән танытылар, презентация, видео карадылар, тәрбиячеләрнең чыгышларын тыңладылар.
Балаларны яклау көненә багышлап асфальтта һәм кәгазьгә рәсем ясадылар.
|