Статистика
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0
|
Главная » 2013 » Июнь » 25
Лагерьның соңгы көне күңелле мизгелләргә бай булды. Беренчедән, бүген чыгарылыш 11 класс укучыларының аттестат алу тантанасы узды. Икенчедән, яраткан укытучыбыз Алсу Рәшитовнаның 50 яшьлек юбилей кичәсендә катнаштык. Бирнә җыю күренешен сәхнәләштереп, лагерь сабантуен үткәрдек. Малайлар татарча көрәш бәйгесендә бил алышты, капчык киеп йөгерү, кашык белән су ташу, чүлмәк вату һәм башка уеннарда балалар катнашып, берсе дә истәлек бүләксез калмады. "Җәйге ялларны имин үткәрергә язсын!"-дигән теләктә, лагерьны ябу линейкасыннан соң өйләргә таралдык.
| |
|
|
| | |