Хөрмәтле хатын-кызлар!
Сезне 8 март – халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз. Язның беренче бәйрәме гаиләләрегезгә иминлек, тынычлык, мул тормыш, иң мөһиме ныклы сәламәтлек алып килсен. Нәкъ менә сез җир йөзенә яңа тормыш алып киләсез, гаиләгезне, йортыгызны тормыш авырлыкларыннан саклыйсыз.
8 март, чәчәк кебек
Якты , ягымлы булсын.
Җылы сүзләрдән, назлы карашлардан
Йөздә елмаю тулсын.
Саулык-сәламәтлек, көч һәм куәт теләп,
Җылы , назлы җилләр иссеннәр.
Яшәү матурлыгы, яме булып
Калган еллар имин үтсеннәр.