Бүген "Кыңгырау" кышкы сәламәтләндерү лагеренең соңгы көне иде. Исеменнән үк күренгәнчә, көнебез витаминнарга багышланды. Балалар бик тә кызыклы презентация карадылар, кайсы витаминның нинди продуктларда бар икэнлеген белделәр. Аннан соң лагерьны ябу тантанасы булды. Балалар үзләренең һәнәрләрен күрсәттеләр, Кар кызы аларга бүләкләр дә тапшырды. Бәйрәмнән соң лагерь белән саубуллашып балалар өйләренә таралыштылар. "Кыңгырау"да ял итү һәркемгә ошады! ... Читать дальше »