Статистика
Онлайн всего: 6 Гостей: 6 Пользователей: 0
|
Главная » 2011 » Октябрь » 05
Бүген иртә баштан мәктәптә җанлылык сизелә иде. Урам тутырып чәчәк бәйләмнәре күтәреп укучылар мәктәпкә ашыга. Алар һәр елдагыча укытучыларын мәктәп ишеге төбендә үк чәчәк бәйләмнәре һәм матур җырлар белән каршы алдылар. Бәйрәм тантанасы мәктәпнең актлар залында дәвам итте.
|
Быел мәктәптә хореография түгәрәге эшли башлады. Анда 1-9 класс балалары шөгыльләнә. Түгәрәкнең эшли башлаганына күп вакыт үтмәсә дә, нәтиҗәләр инде күренә. Түгәрәк җитәкчесе Фаваризова Р.Т. кечкенәләр төркеме белән укытучылар көненә өч төрле бию әзерләде. "Беренче коймакның" төерләре булса да, бик "тәмле" булырга охшаган. Чөнки бию түгәрәгенә балалар бик теләп йөри.
| |
|
|
| | |