Статистика
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
Главная » Архив материалов
Мәктәптә 21нче февраль- Халыкара Туган тел көненә багышланган чаралар дәвам итә. 14нче гыйнвар көнне 6нчы класс һәм 7нче класслар арасында "Мәкаль әйтәм, дәвам ит" уены булды. Әлеге уенда халык авыз иҗаты җәүһәрләре булган мәкальләрне иң күп белүчеләр ачыкланды. 6нчы класстан Зәйнәгыева Зәлинә, 7нче класстан Вәисова Гөлдания җиңүчеләр булып танылдылар.
Буген, ягъни 12 февраль көнне Сабада Татарстан Республикасының 8-нче спартакиадасында волейбол буенча район туры узды. Шекше мәктәбеннән егетләр командасы (1995-1997 еллар) да катнашты. 14 февраль көнне узачак ярышларда кызлар командасына (1996-1998 еллар) да уңышлар теләп калабыз.
Нәҗип Җиһановның тууына 100 ел булуга багышланган "Дулкыннар" Республика конкурсының район турында безнең укучылар да катнашты. Гарипова Динәнең (8 класс) "Кара урман" сюитасына , Зайнагиева Зәлинәнең (6 класс)"Зөһрә"балетына төрле ысуллар кулланып ясалган рәсемнәре сайлап алу турына җибәрелде.
11нче февраль көнне 11нче класста "Хәрби-патриотик айлык"ка багышланган тәрбия дәресендә укучылар Советлар Союзы герое дигән бөек исемгә лаек булган пионерлар белән таныштылар. Валя Котик, Леня Голиков, Марат Казей, Зина Портнованың батырлыклары турында бик кызыксынып тыңладылар. Әлеге яшь пионерларның тәвәккәллеге, батырлыгы кебек сыйфатлары укучыларда соклану хисе уятты.
21 февраль - Халыкара Туган тел көне уңаеннан 6 класста "Халыкка багышланган гомер" дигән Н. Исәнбәт иҗаты буенча кичә-дәрес үткәрелде. Укучылар дәрескә бик күп эзләнделәр, язучының күпкырлы эшчәнлеген барладылар. Дәрес укучыларга бик күп мәгълүмат бирде.
9 февраль к ө нне 7 клас с укучылары класс с әгатендә "Сугыш чоры балалар әдәбияты” китабы белән таныштылар. Шул китаптан класс җитәкчеләре Габдулхакова
...
Читать дальше »
« 1 2 ... 41 42 43 44 45 ... 47 48 »
Календарь
« Май 2024 » Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31