Суббота, 27.04.2024, 13:00
Приветствую Вас Гость | RSS

Шикшинская средняя общеобразовательная школа

Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Бәхетле яшьлегемнең матур бер истәлеге

         

                                      

       Мин, Хуҗиева Гөлфәния Мәгъсүмовна, Шекше мәктәбенең В.В. Терешкова исемендәге пионер дружинасында 1971 нче елда штаттан тыш  өлкән вожатый булып эшли башладым. Вожатый буларак дружина эшенә анализ ясый идем. Киңәш эш планына түбәндәге эшләрне ала идек: иҗтимагый политик эшчәнлек; укуга аңлы караш, танып белү активлыгын үстерүгә юнәтелгән чаралар; хезмәт эшчәнлеге: физик һәм эстетик тәрбия белән бәйләнешле эш төрләре, уеннар. Планда шулай ук пионер сбор, пионер линейкасы, пионер хәрәкәте зонасы, "Аҗаган” хәрби – спорт уены, кызыл эзтабарлар отрядлары, учак ягу һәм башка чаралар күрсәтелә иде.

     Үзешчән сәнгать смотрларында, спорт ярышларында, районда да һәр елны призлы урыннар яуладык.

    Пионер дружинасының эшен вожатый штаты бирелгәч 1987 нче елда үзебезнең пионер дружинасы вәкиле Гатиятуллина Рәмзиягә тапшырдым.

  Бердәм дус пионер дружинасы коллективы туплау, балаларда белем алуга, китап укуга кызыксыну, гаделлек, намуслылык, күзәтүчәнлек һәм башка сыйфатлар тәрбияләүдә, аларны пионерга керергә хәзерләүдә минем дә өлешем бар дип горурланып әйтә алам.

    Өстәмә эш булсада, күп вакытымны алса да, мин вожатый эшен бик яратып башкардым, ул еллар ( 1971 – 1986) минем күңелемдә иң якты, иң матур хәтирә буларак саклана. Эшләгән еларда алган күп мактау грамоталарымны бәхетле яшьлегемнең истәлеге итеп саклыйм.

Поиск
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930

Copyright MyCorp © 2024
Сделать бесплатный сайт с uCoz